Казанда "Молодежный" торак комплексында икенче йорт төзелеше буенча эшләр активлашты, объектта 17 ташчы эшли.
(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче декабрь, Алсу Сафина). Казанда "Молодежный" торак комплексында икенче йорт төзелеше буенча эшләр активлашты - бер атна эчендә биредә 180 куб м кирпеч өелгән. Четаев урамындагы 4-нче номерлы проблемалы торак йортта җылылык җибәрелде, ә 68-нче кварталда торак йортның икенче чиратында ул декабрь ахырына барлыкка киләчәк. Алданган өлешчеләрнең проблемалы объектларында эшләр барышын чираттагы күчмә киңәшмәдә шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов тикшерде.
"Молодежный" ТК: көненә 30 кубометр кирпеч салу
"Молодежный" торак комплексының беренче йортында плитка, штукатурлау эшләре дәвам итә (түбән һәм югары катлар калды), шулай ук электр, вентиляция эшләре тәмамланган. Объектта барлыгы 15 кеше эшли.
Җылылык мәсьәләсе элеккечә актуаль булып кала – әлегә җылылык челтәре проекты килештерелмәгән. А.Нигъмәтҗанов даими схема буенча вакытлыча электр бирергә тәкъдим итте, ләкин моны әлегә эшләп булмый икән. Киңәшмә барышында Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары подрядчыларга тәрәзәләр белән мәсьәләне эшләп бетерергә һәм нормативларга туры килми торганнарын алыштырырга кушты.
Торак комплексның икенче йортында "Ак Таш" график буенча эшли һәм бер атна эчендә төзүчеләр тагын 180 куб м. кирпеч өйгән, көненә эшчеләр уртача 30 "куб" өя. "Көнгә 20-30 кубометр - бик яхшы нәтиҗә, нормативтан югарырак", - дип билгеләп үтте А.Нигъмәтҗанов һәм әгәр төзелеш шундый темплар белән барса, бу эшләр бик тиз тәмамланыр дип өстәде. Хәзерге вакытта объектта "Ак Ташның" 17 ташчысы эшли.
"СК Строй" ҖЧҖ КТ эш алып бара торган шушы ук йортның беренче блогында төзелеп бетмәгән тимер-бетон эшләнмәләр тулысынча куелган. Подрядчы оешма җитәкчесе Айгөл Гареева хәбәр иткәнчә, эшләр 26 декабрьгә тәмамланачак, шуннан соң ике кранның берсен җыештырачаклар.
Киңәшмәдә катнашучылар фикер алышкан башка мәсьәләләр арасында - төзелеш мәйданчыгын коймалауның торышы. Хәзер терәк блоклары юлның машиналар йөрү өлешенә чыга, подрядчы оешма вәкилләре коймаларны киләсе чәршәмбегә кадәр үзгәртеп коралар дип ышандырдылар.
Четаев урамы буенча 4-нче йорт: 2-нче каттан 12-нче катка кадәр җылы җибәрелгән
Четаев урамы буенча 4-нче номерлы йортның (подрядчы булып "Бриз" ҖЧҖ тора) торак өлешенә җылылык җибәрелгән. Компания директоры Андрей Беляков белдергәнчә, хәзерге вакытта 2 каттан 12 катка кадәр биналар җылытыла. Йорттагы температура 10 градус дәрәҗәсендә тора, бу эчке эшләр башкару өчен җитәрлек. А.Беляков сүзләренә караганда, штукатурлау эшләре декабрь ахырына кадәр төгәлләнәчәк, ә идәннәрне җәю – якынча 10-12 гыйнварда. Сүз уңаеннан, яңа ел бәйрәмнәрендә эшчеләр объектка 3 гыйнварда ук чыгачак.
Шуның белән бергә Четаев урамындагы бинаның торец диварында витраж системалары урнаштырылган. Параллель рәвештә фасадны җылыту эшләре бара, шуны да искәртик: алга таба вентфасад монтажланачак. "Дивар җылылык тапшыру каршылыгына түзми һәм без аны җылытабыз, – дип аңлатты А.Нигъмәтҗанов. - Моннан башка йортны тапшыру мөмкин булмаячак".
Николай Еремин, әлеге йортның өлешчесенең берсе, киңәшмәдә катнашучылардан лифтлар белән бәйле вәзгыять белән кызыксынды. Андрей Беляков хәбәр иткәнчә, алар график буенча декабрь ахырына килергә тиеш, аларны монтажлау өчен бер ай вакыт кирәк булачак. Подъездларда ике лифт - пассажирлар һәм йөк йөртүче - булачак. Шул ук вакытта, Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары аныклап узганча, лифтлар проект каралган күләмнәрдә булачак.
Киңәшмәдә катнашучылар булган соңгы объект - 68-нче кварталдагы (Чистай ур., 68/1) торак йортның төзелеш мәйданчыгы, "Маг-Строй" ҖЧҖ төзелеп бетмәгән объекты. Биредә эшләрне шулай ук "Бриз" компаниясе үткәрә. Декабрь аеның 20-нче числосында икенче блокта җылы җибәрү планлаштырыла. Исегезгә төшерәбез, беренче блок ноябрь уртасында җылытыла башлады.
Эшлекле киңәшмәдә шулай ук Капиталь төзелеш һәм реконструкция идарәсе башлыгы Марат Сәмигулин, өлешчеләргә ярдәм фонды башкарма директоры Иван Новиков, "Фон-Ривьера" ҖЧҖ директоры Диана Әхмәтҗанова, "Фон" КТ техник директоры Сергей Орлов, конкурс идарәчеләре, челтәр оешмалары һәм шәһәр хезмәтләре вәкилләре, шулай ук проектчылар катнашты.