В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казан шәһәр Думасының XII сессиясендә бүләкләрне Татарстан Президенты тапшырды.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 21 нче февраль, Алинә Бережная). Бүген дүртенче чакырылыш Казан шәһәр Думасының XII сессиясе утырышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов федераль һәм республика бүләкләрен тапшырды.
Россия Федерациясе Президентының Рәхмәт хаты белән иҗтимагый әһәмиятле чараларны әзерләүгә керткән өлеше өчен Казан шәһәре Башкарма комитетының Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов бүләкләнде.
ТР Президенты Указы белән һөнәри эшчәнлектәге казанышлары һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен арбитраж идарәчесе Сергей Кондратьев «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнде.
«Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлары өчен» медале Казан шәһәр Думасы Аппаратының Норматив-хокук идарәсе башлыгы урынбасары – хокукый экспертиза һәм нормалар иҗат итү бүлеге башлыгы Әлфия Ибраһимовага тапшырылды.
Республиканың социаль-икътисадый потенциалын ныгытуга керткән өлеше һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен «Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел» медале Казан шәһәре Совет районы администрациясенең оештыру һәм кадрлар эше бүлеге башлыгы Татьяна Камаевага тапшырылды.
Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен «Татарстан Республикасының Атказанган табибы» мактаулы исеме ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы 3 нче номерлы Балалар республика клиник хастаханәсенең анестезиология һәм реанимация бүлегенең табиб-анестезиолог-реаниматологы Марат Фәттаховка бирелде.
Оборона сәнәгатен үстерүгә керткән өлеше һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен «Татарстан Республикасының Атказанган машина төзүчесе» дигән мактаулы исемгә Казан төгәл машина төзелеше заводының автоматлар һәм ярымавтоматлар көйләүчесе Владимир Герасимов лаек булды.
«Татарстан Республикасының Атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре» мактаулы исеме Казанның Сугыш ветераннары өчен госпиталенең периферик нерв системасы бозылган пациентларны реабилитацияләү бүлегенең өлкән шәфкать туташы Алсу Сәмигуллинага бирелде.
«Татарстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре» мактаулы исеме 2 нче номерлы балалар музыка мәктәбенең виолончель классы укытучысы Ләлә Добрычевага бирелде.
«Татэлектромонтаж» акционерлык җәмгыятенең икенче Казан монтаж идарәсе электромонтажчысы Фердинат Нәбиуллин «Татарстан Республикасының Атказанган төзүчесе» дигән мактаулы исемгә лаек булды.
Мәгариф өлкәсендәге казанышлары һәм нәтиҗәле хезмәте өчен «Татарстан Республикасының Атказанган укытучысы» дигән мактаулы исем Казанның Яңа Савин районы мәгариф үзәге – 179 нчы номерлы гимназиясенең география укытучысы Людмила Вилковага бирелде.
Химия сәнәгатен үстерүгә керткән өлеше һәм нәтиҗәле хезмәте өчен «Татарстан Республикасының Атказанган химигы» мактаулы исеме «Нәфис Косметикс» АҖ – М.Вахитов исемендәге Казан химия комбинатының синтетик юу чаралары җитештерү заводы сменасы мастеры Валентина Зимагуловага бирелде.
Шулай ук ТР Президенты Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗановка «Россиянең Мактаулы төзүчесе» билгесен тапшырды.
«Россиянең Мактаулы архитекторы» билгесе белән Казанның баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина бүләкләнде.