В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Медиклар казанлыларны көчле салкыннар вакытында озак урамда йөрүдән тыелып торырга һәм өйләрдән җитди сәбәпләрсез чыгып йөрмәскә өнди.
Фото: Денис Гордийко
Татарстан Республикасының Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, узган тәүлек эчендә Казанның ашыгыч медицина ярдәме станциясенә туңу нәтиҗәсендә өч пациент мөрәҗәгать иткән. Медицина ярдәме күрсәтелгәннән соң, алар амбулатор дәвалануга җибәрелгән. Шулай ук шәһәрлеләрнең өшү турында өч мөрәҗәгате теркәлгән: бер яшүсмергә ярдәм урында күрсәтелгән, ике өлкән яшьтәге кешене хастаханәгә салганнар.
Салкын аркасында барлыкка килгән зарарны ике төп категориягә бүләләр – организмның тулаем туңуы һәм өшү рәвешендәге локаль зарар килү, дип искә төшерде 7-нче шәһәр клиник хастаханәсенең табиб-хирургы, Казан дәүләт медицина академиясенең хирургия авырулары кафедрасы доценты Вячеслав Филиппов. «Тән температурасының 32 градустан түбән төшүе – туңу очрагы дип санала. Бу вакытта кеше калтырана башлый, йокымсырау һәм тоткарлык хәләте барлыкка килә. Алга таба да температураның түбән төшүе нәтиҗәсендә зыян күрүче кеше комага китәргә һәм һәлак булырга мөмкин», – дип аңлатты В.Филиппов.
Өшү, үз чиратында, 4 стадиягә бүленә. Беренче стадиядә буй катламнарга зыян килми, өске тукымалар гына зарарлана, ул тире катламының агаруы, кул һәм аяклар ою белән белдерелә. Бу стадиядә ярдәм үз вакытында күрсәтелсә, барлык билгеләр дә җиде көн дәвамында узачак. Икенче стадиядә тиренең буй катламы зарарлана. Биредә процесс инде җитдирәк, савыгу ике-өч атна дәвамында бара. Өченче һәм дүртенче стадияләрдә тирән тукымалар зарарлана. Бу очракта сәламәтләнү процессы озакка сузыла, җөйле тукымалар формалаша. Мондый пациентларга хирургик тыкшыну кирәк булачак.
Еш кына, көчле салкыннар вакытында, кеше туңу нәтиҗәсендә нинди җитди зыян алганын аңлап бетермәскә дә мөмкин. «Кайвакыт бармаклар ойый, тире япмасы агара, әмма кеше моңа игътибар итми. Шул ук кышкы балыкчылык белән шөгыльләнергә яратучылар өшүнең беренче билгеләрен сизми калырга мөмкин, – ди В.Филиппов. – Агару һәм ою халәте җылынырга һәм ашыгыч рәвештә ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә кирәклеге турында сөйли».
Хәзерге вакытта Республика клиник хастаханәсенең үлекле хирургия бүлеге стационарында беренче һәм әлегә бу елда бердәнбер булган каты өшү кичергән пациент хирургик дәвалану ала. Ул шикәр чире белән җәфа чигә, шуның аркасында аяк-куллары тоемлавы кимегән. «Ул балыктан кайтып килгән вакытта, аяк-кулларының өшүен сизми дә калган. Шуңа күрә без мондый вакытта шикәр авыруы булган пациентларны аеруча игътибарлы булырга чакырабыз», – дип сөйләде Республика клиник хастаханәсенең үлекле хирургия бүлегенең табиб-хирургы Айрат Ахунҗанов.
Шулай ук атеросклероз диагнозы булган кешеләр дә куркыныч төркеменә керә. Бу кул чукларында канның начар йөрүенә китерә торган кан тамырлары проблемасы. Мондый кешеләрнең кул һәм аяк бармаклары өшесен өчен салкында аз гына булу да җитә.
Туңып зыян күргән пациентлар арасында исерткеч эчемлекләрне еш кулланучылар күп була, дип билгеләп үтте В.Филиппов. Аның сүзләренчә, алкоголь, аны куллану аркасында кешенең идарәне югалтуы һәм шуның нәтиҗәсендә салкында вакытны озак үткәрүе белән генә куркыныч түгел, ә иң элек кан тамырларының киңәюе белән дә куркыныч. Бу вакытта кеше тәнгә җылылык килүен сизә, әмма киңәйгән кан тамырлары зур күләмдә җылылык бүленү процессын барлыкка китерә, һәм бу тиз вакыт эчендә туңуга китерә. «Алкоголь туңудан саклап калмый, киресенчә, катлауландыра», – дип ассызыклый табиб.
Кеше туңган вакытта берничә стадия аша уза. Беренчесе – дореактив дип аталган чор, ул җәрәһәт урыны табылган вакыттан кешене җылы бинага китергән вакытка кадәр дәвам итә. Бу вакытта кеше аякларын тоймый башлый, алар аны тыңламый, ул көч-хәл белән атлый, бармак һәм кул чуклары агара, дип сөйли А.Ахунҗанов.
Икенче чор – реактив, ул пациент җылы бинага яисә дәвалау учреждениесенә эләккәч башлана. «Кан агышын көйләгән вакытта табиблар пациентның нинди өшү стадиясе алганын күрә дә инде. Әгәр зарар килгән урында үтә күренмәле сүлле сыеклык белән тулган кабарчыклар барлыкка килсә, димәк кеше җиңелчә өшү алган, җәрәхәт үзеннән-үзе төзәлә, бәйләү белән антибиотиклар куллануны гына таләп итә. Ә инде канлы сыеклык белән тулган кабарчаклар барлыкка килгән икән, бу җәрәхәтнең җитди булуы, бармак, кул чуклары, яисә аяк табаннарын югалту ихтималы турында сөйли», – дип билгеләп үтте А.Ахунҗанов.
Янәшәгездәге кешенең туңган яисә өшегән булуын борын очы һәм колак куышлыкларының агаруы, шулай ук гомуми тоткарлык һәм йокымсырау хәләтендә булуы белән аңларга мөмкин. Табиблар килгәнче, беренче ярдәм күрсәтү өчен, кешене җылы бинага алып кереп, зыян килгән урынга лылылык чыгармый торган бәйләвеч салырга кирәк. Моның өчен 5 сантиметрлы мамык яисә тукымадан файдаланырга мөмкин. Бәйләү 12 сәгатькә салына. Әгәр дә кеше аңында булып, эчемлек һәм ризык кабул итә алыр хәлдә икән, аны җылы чәй, кайнар ризык белән җылытырга кирәк. Табиблар бу очракта аяк-кулларны ышкырга (аеруча кар белән), шулай ук кайнар суга тыгарга яисә батарея янына якын китерергә ярамывы турында ассызыклап үтте.
Әгәр дә урамда озак йөрү, кышкы балыкчылык яки кышкы вакытта шәһәр читенә бару күздә тотыла икән, көчле салкыннар булмаган очракта да, үзең белән җылы кием запасы булырга тиеш, дип саный белгечләр. «Кышын урамда йөрергә ач килеш чыгарга ярамый, туклыклы итеп ашарга кирәк, – дип ассызыклады А.Ахунҗанов. – Арыган һәм ач кеше түбән температура йогынтысына ныграк бирешүчән була. Суны этеп чыгара торган материаллардан тегелгән җылы термо- кием, йон киемнәр булырга тиеш».
Ата-аналарга балаларны игътибар белән күзәтергә, кыш көне баланы бер үзен генә урамга чыгармаска киңәш итәләр. Республиканың балалар клиник хастаханәсенең 2-нче номерлы хирургия бүлегенең балалар хирургы Владимир Линьков аңлатуынча, балалар организмының температураны көйләү процессы әле камилләшеп бетмәгән, шуның аркасында бала бик тиз өши.
Быел салкыннар нәтиҗәсендә берничә бала инде зыян күрде. «Хәзер безнең хастаханәгә бик көчле дәрәҗәдә өшү алган бер яшьлек баланы китерәчәкләр, – дип сөйләде В.Линьков. Икенче бала Алексеевск үзәк район хастаханәсендә дәвалана, аның хәле уртача дәрәҗәдәге авырлыкка якын дип санала, аның уң кул чугы өшегән. Без әти-әниләрдән мондый салкын көннәрдә балаларын урамга чыгармауларын сорыйбыз».