165-нче номерлы мәктәп директоры - уку йорты базасында төзеләчәк уникаль полилингваль белем бирү комплексы турында.
(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче апрель, Алена Мирошниченко). Якын киләчәктә Казанда балалар бакчаларын, полилингваль мәктәпне, талантлы балалар һәм укытучылар өчен интернатны, шулай ук Татарстанның Арча районындагы шәһәр читендәге өстәмә белем бирү үзәген үз эченә алган уникаль белем бирү комплексы булачак. Өч телле мәктәп булдыру идеясе ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевтә туа, кичә ул журналистларга проектны тәкъдим итте. Республикада барлыгы 6 полилингваль комплекс төзү планлаштырыла: Казанда - ике, Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама һәм Алабугада берәр комплекс. Комплексларны проектлау һәм төзү этаплап гамәлгә ашырылачак. Беренчесе Казанда 165-нче номерлы мәктәп базасында гамәлгә ашырылачак «Адымнар – белемгә һәм килешүләргә юл» проектын күздә тота. Уку йорты директоры Айдар Шәмсетдинов KZN.RU порталы укучылары белән проектны тормышка ашыру планнарын уртаклашты, булачак мәктәп концепциясе һәм полилингваль белем бирүнең үзенчәлекләре турында сөйләде.
«Без атнага 7 сәгать чит тел укыта башлагач, балаларның менталитеты үзгәрүен күрдек»
Айдар Илдар улы, полилингваль белем бирү комплексының төп концепциясе нидән гыйбарәт?
А. Ш.: Телнең теләсә кайсы җәмгыятьтә һәрвакыт ике функция башкаруын аңларга кирәк: аның ярдәмендә без мәгълүмат алабыз һәм аны таратабыз. Полилингваль мәктәптә тел өйрәнү предметы буларак кына түгел, барыннан да элек башка фәннәр буенча белем алу чарасы буларак та кулланыла. Мин телдән дә зуррак кыйммәтләр юк, дип ышанам.
Мин мәктәптә 1996 елдан бирле эшлим һәм бу дәвердә укытучы, завуч, директор буларак, укучыларның полилингваль шәхесен формалаштырдым. 10-12 ел элек, Тимур Лазович (Алибаев, Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе башлыгы-иск.ред) 165-нче номерлы мәктәпне җитәкләргә йөкләгәч һәм биредә инглиз телен тирәнтен өйрәнүне кертү идеясе тугач, миңа күпләр мондый мәктәпләрнең күп булуын һәм моның өчен башка контингент кирәклеген әйтте. Әмма без башлангыч мәктәптә атнага 5 сәгать чит тел, һәм урта мәктәптә - 7 сәгать чит тел укыта башлагач, балаларның менталитеты үзгәрүен күрдек.
Моннан тыш, Минтимер Шәрипович концепциянең төп мотивы мәктәп аша ризалык булу турында сөйләде. Без кешегә хөрмәт һәм бер-берсенә карата толерант мөнәсәбәт аша килешү фәлсәфәсен күтәрәчәкбез. Иң мөһим принципларның берсе - этномәдәнилек. Ничек итеп баланы аның этномәдәни генетик кодыннан аерып тәрбияләргә була? Берничек тә. Димәк, мәктәптә дә этномәдәни өлеш булырга тиеш.
Сезнең фикерегез буенча, мондый белем бирү комплексының уникальлеге нәрсәдә?
А. Ш.: Полилингваль комплекс 2400 балага исәпләнгән. Аның инфраструктурасы уникаль: 50 мең кв. метрдан артык уку мәйданы! Болар - трансформацияләнә торган аудиторияләр, актлар заллары, берничә йөзү бассейны, күпфункцияле спорт заллары, спорт мәйданчыклары, мәктәп рестораннары, 240 урынлык интернат һәм 700 гектар җир биләгән, ат абзары һәм мәктәп ипподромы булган шәһәр читендәге өстәмә белем бирү үзәге. Татарстанның Арча районындагы «Балыкчы авылы» кунакханә-күңел ачу комплексы базасында урнашачак шәһәр читендәге үзәктә ел әйләнәсендә сменалар оештыру планлаштырыла. Биредә балалар өчен тиешле тел мохите булдырылачак, профильле сменалар оештырылачак.
Без шулай ук укучыларга профориентациядә ярдәм итәчәкбез, әмма аларга нинди юнәлештә хәрәкәт итәргә кирәклеген әйтеп кенә калмыйча, үзләрен теге яки бу һөнәрдә сынап карарга мөмкинлеген дә бирәчәкбез. Бу эштә безгә мәктәп кванториум–технопаркы ярдәм итәчәк, анда моның өчен кирәкле шартлар тудырылачак. Дөресен генә әйткәндә, мин һәр каләмдә, өстебезгә кигән киемнәрдә «Made in Russia» дип язылуын теләр идем. Россиялеләрнең барысы да шундый маркировкалау булсын дип эшләсә, безнең илнең байлыгы да үсәчәк. Әйтик, безнең кванториум балаларны әлеге идеягә һәм һөнәри осталыкка җәлеп итүдә ярдәм итәчәк.
Мин тормышта кыенрак булырга тиеш түгел, дип саныйм. Икмәккә ничек акча эшләргә кирәклеген белергә кирәк. Әгәр бала тәлинкәдә яткан ризыкның бәясен белә икән, үзе бу тормышта нәрсәдер эшләп караган икән, ул бөтенләй башка кеше булып үсә. Баланы куллары белән эшләргә өйрәтү бик мөһим. Мәсәлән, шәһәр читендәге өстәмә белем бирү үзәге базасында мәктәп агробизнескомпаниясе эшләр, дип уйлыйбыз.
Минтимер Шәймиев быел 165-нче мәктәпкә янкорма ясау планлаштырылуын әйтте. Ул нинди булыр?
А. Ш.: Хәзерге 165-нче мәктәп бинасында тулы көнгә 32 сыйныфлы, параллельдә 8 әр сыйныф булган башлангыч мәктәп кенә урнашачак. Янкормада уку сыйныфлары, өстәмә белем бирү кабинетлары, ашханә, спорт залы, бассейн, китапханә урнашачак. (ред. Мәктәпкә мәйданнар җитмәү сәбәпле, 800 урынга исәпләнгән 4 катлы янкорма төзеләчәк, ул төп бина белән җылы күчү юлы белән тоташтырылачак)
Яңа Савин районы территориясендә шулай ук өч телдә – рус, татар һәм инглиз телләрендә укыту алып барыла торган полилингваль мәктәп төзү планлаштырыла. 5-11 сыйныф укучылары өчен урта мәктәп - уку корпусын Бондаренко урамында төзү планлаштырыла. Гомуми мәйданы 25 мең кв. метрдан артык булган 1224 урынга исәпләнгән 3 катлы бинада уку кабинетлары, 2 бассейн, 2 спорт һәм актлар залы, китапханә һәм ашханә булачак.
Полилингваль корпуска без конкурс нигезендә балаларны Казаннан тыш җирлекләрдән дә чакырабыз, шул сәбәпле безгә интернат кирәк, ул 240 урынга исәпләнгән. Интернатта шулай ук укытучылар да яши алачак. Барлык мәктәпләр дә тулы көн мәктәпләре булыр дип көтелә. Барлык мәктәпләрдә дә тәрбия процессы өч телдә барачак.
Моннан тыш, мәгариф комплексы үз эченә балалар бакчаларын (иск. алар 5) алачак, аларда балалар мәктәп алды әзерлеге һәм полилингваль белем бирү концепциясе таләпләренә туры китереп тәрбия алачак. Балаларга яңа белемнәрне үзләштерү, шул исәптән чит телләрне өйрәнү җиңел бирелгән яшь аралыгын куллану мөһим. Шуңа күрә бездә балаларны мәктәпкә әзерләячәк нигезле балалар бакчалары билгеләнер, дип уйлыйбыз. Бу яшь аралыгын кулдан ычкындырырга ярамый.
«Инглиз телендә өйрәнергә кирәк булган иң мөһим фәннәрнең берсе - география»
Сез тәрбия һәм уку процесслары өч телдә алып барылачак, дип әйттегез. Бу эш ничек барачак?
А. Ш.: Теләк буенча ата-аналар билингваль һәм полилингваль укыту модельләрен сайлый алалар. 3 сыйныфтан сынлы сәнгать һәм технология дәресләрен чит телдә укытырбыз, дип планлаштырыла. Җиденче сыйныфтан чит телдә математика, география, биология фәннәрен бирәчәкләр. Төп мәктәптә тугызынчы сыйныфка кадәр татар телендә тарих, җәмгыять белеме, табигать белеме буенча дәресләр узачак.
Билгеле бер телдә укыту мөһим булган дисциплиналар бар. Мәсәлән, инглиз телендә өйрәнергә кирәк булган предметларның берсе-география. Биредә социаль-икътисади лексика, табигать белән, кешенең даими яшәеше белән бәйле лексика - ул баланы җәмгыятьтә яшәүгә әзерли торган фән.
Без сезнең белән телне өйрәнеп, тел кырыннан читтә яшибез. Ә моның өчен иң гади ысул – бу телдә аның әдәбияты белән танышу. Безнең мәктәп укучыларының, 8 сыйныфтан башлап, әсәрләрне оригиналда өйдә уку мөмкинлеге бар. Мәсәлән, 11 сыйныфта без Сомерсет Моэмның «Ай һәм ярты тиен» әсәрен укыйбыз. Бу катлаулы постмодернистик әдәбият, әмма инглиз телендәге 500 битлек бу романны укыгач, аның лексикасы баланың башына сеңеп калачак.
«Мәктәпне 2020 елда ачу планлаштырыла»
Белем бирү процессы ничек төзеләчәк? Балаларны 165-нче мәктәп укытучылары укытачакмы яки яңа педагогик коллектив булачакмы?
А. Ш.: Без педагогик составыбызны саклыйбыз, шулай ук өстәмә укытучылар туплыйбыз, чөнки укучылар саны һәм мәктәп мәйданы шактый артачак. Инде хәзер үк бездә тел компетенциясенә ия булган педагоглар күп.
Минем өчен кешенең идея белән януы мөһим, укытучыга шөгыльләнгән эше кызык булырга тиеш. Коллективыбыз бик бердәм. Минемчә, барлык мотивацияле идарә идеяләре дә педагогик коллективта нәтиҗә бирми, чөнки мәктәп үзенә күрә бер гаилә. Шуңа күрә биредә әхлак як күбрәк эшли. Мин моны үз коллективымда үстерәм. Барлык таләпләр дә шунда.
Моннан тыш, без мәктәбебезнең ЮНЕСКО мәктәпләре ассоциациясенә керүен һәм бу юнәлештә эшли башлавын телибез. Барыннан да элек, полилингваль чынбарлыкта эшләүче мәктәпләр белән мөнәсәбәтләр урнаштырырга телим: алар Швейцариядә, Каталониядә, Уэльста бар. Алар укучылар белән дә, тәҗрибә белән дә алмаша, уртак конференцияләр үткәрә.
Белем бирү процессы кайчан башланачак?
А. Ш.: Мәктәп 2020 елның 1-нче сентябрендә ачылыр дип планлаштырыла, Татарстан Президенты шулай дип белдерде. Эш тукталып тормыйча дәвам итә. Минем уйлавымча, әлеге комплекска безнең шәһәрдә ихтыяҗ зур булачак.