Шәһәрлеләр дүрт ноктада булдылар һәм 30 дан артык махсус техника берәмлеген күрделәр
Фото: Совет районы администрациясе матбугат хезмәте
«Теория буенча, без асфальтны ничек салуларын һәм юлларны ремонтлауларын беләбез, ләкин моны якыннан күрү бик кызык һәм күңелле булды!» – дип хисләре белән уртаклашты экскурсиядә катнашучы.
Юлларны ремонтлау темасына ике сәфәр оештырылды, алар вакытында катнашучылар маячоклар һәм техника эшен контрольдә тоту системасы белән таныштылар, Тыныч һәм Космонавтлар урамнарында, шулай ук Самосыр торак массивындагы Мир урамында барган чокыр һәм капиталь ремонт барышын карадылар, Вознесение трактында булдылар, авыр техника белән таныштылар һәм хәтта анда йөреп тә карадылар.
Шәһәрлеләр белән очрашуларның мондый форматы дәвам итәчәк. Яңа экскурсияләр темалары халыкның теләкләре нигезендә сайланачак, дип хәбәр иттеләр Совет районы администрациясендә.