Казанлылар үзләренең грамоталылыгын 8 нче апрельдә тикшерә алачак.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU 9 нчы сентябрь). Ел саен үткәрелә торган «Тоталь диктант» агарту акциясе Казанда һәм башка шәһәрләрдә киләсе елның 8 нче апрелендә узачак.
Булачак диктант өчен текст авторы язучы, журналист, «Большая книга», «Национальный бестселлер» һәм «НОС» премияләре номинанты Василий Авченко булды. Ул акция өчен рус сәяхәтчесе, язучы, Ерак Көнчыгышны өйрәнүче Владимир Арсеньев турында хикәя язачак, дип хәбәр итә проектның матбугат хезмәте.
Исегезгә төшерәбез, быел акциядә 5699 казанлы катнашты. Республикада диктант 45 муниципаль районның 1258 мәйданчыгында узды, шул исәптән Казанда – 200 мәйданчыкта. Диктантны барлыгы 24 мең 454 татарстанлы язган. Эшләрне бөтен республикадан 50 филолог тикшерде. Акцияне оештыручылар билгеләп үткәнчә, төп хаталар аерымланган сыйфат һәм хәл фигыльләрне дөрес билгеләмәү, сүз тамырларында килгән басымсыз сузыкларны дөрес язмау булган.