Бүгенге көндә чарада катнашу өчен 80 нән артык команда теркәлгән
Фото: Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе
Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Гафаров билгеләп үткәнчә, Казанда дистәләгән төрле марафоннар, узышлар һәм йөгерү стартлары уза, әмма «Корпорацияләр кроссы» – махсус ярышлар. Шул ук вакытта әзерлек буенча зур оештыру эшен Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башкара.
«Мондый чаралар коллективны формалаштырырга ярдәм итә, лидерларны ачыкларга, кешеләргә үзләрен яңа яктан күрсәтергә мөмкинлек бирә. Эш урынында гадәттә хезмәткәрнең компетентлыгына һәм аның һөнәри сыйфатларына игътибар итәсең, ә «Корпорацияләр кроссы»нда – ярдәмчеллеген, ихтыяр көчен, җиңүгә омтылышын бәялисең», – дип өстәде ул. Рөстәм Гафаров журналистларга – чара турында мәгълүматны республика халкына җиткерергә, ә оештыручыларга теркәлүне озайтырга кушты.
Исегезгә төшерәбез, кросста катнашучыларга төрле катлаулылыктагы 14 каршылык белән 3 км дистанцияне йөгереп узарга туры киләчәк.
Ярышларда Татарстан предприятиеләре яки оешмалары хезмәткәрләре катнаша ала. Моның өчен алты кешедән торган команда җыярга кирәк. Катнашучылар 18 яшьтән өлкәнрәк, оешмада ким дигәндә өч ай эшләгән булырга тиеш. Һәр төркем составында кимендә ике хатын-кызның булуы да мәҗбүри. Катнашучыларны категорияләр буенча бүләчәкләр: эре предприятиеләр; урта һәм кече предприятиеләр; сәнәгать булмаган учреждениеләр, дәүләт һәм муниципаль органнар, шулай ук иҗтимагый оешмалар.
«Бердәм корпоратив форма булдырырга киңәш ителә. Барлык командалар өчен дә ярышларда катнашу бушлай, шуңа күрә «Корпорацияләр кроссы» – коллективны берләштерү һәм сәламәт яшәү рәвешенә кушылу өчен менә дигән мөмкинлек», – дип билгеләп үтте Владимир Жаворонков.
Ярышларда катнашу өчен гаризалар smpo-kazan@yandex.ru электрон почтасы аша кабул ителә. Чара 100 дән артык команданы берләштерер дип көтелә.
Ярышлар 9.30 сәгатьтә башлана.
«Җанатарларны, үзенчәлекле өндәмәләр һәм төсле плакатлар әзерләп, үз командалары өчен җан атарга чакырабыз», – дип өстәде район администрациясе башлыгы.
«Корпорацияләр кроссы» ТР рәисе ярдәме белән республиканың Спорт министрлыгы, Яшьләр эшләре министрлыгы һәм Казан мэриясе тарафыннан уздырыла. Өстәмә мәгълүматны Киров һәм Мәскәү районнарының телеграм-каналында табарга мөмкин.
Диләрә Гафурова
Фото: Марат Мөгыйнов