Автобуста йөрү өчен банк картасы белән түләүче пассажирлар саны бер ай эчендә 4 тапкырга арткан.
(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче июль, Ксения Швецова). Казанда шәһәр маршрутларында эшли торган барлык автобуслар юл йөрү документларын тикшерүнең яңа җайланмалары белән җиһазландырылган. 1-нче июньнән Татарстан башкаласында яңа хезмәт тест режимында үтәлде, ә бүгенге көннән сәнәгать эксплуатациясенә тулысынча кертелде, дип хәбәр итте бүген эшлекле дүшәмбедә Транспорт комитеты рәисе Айдар Габделхаков.
Барлык шәһәр автобуслары җиһазланган мобиль контроль-касса аппаратлары түләү өчен транспорт карталары, контактсыз банк карталары һәм акча белән исәп-хисап ясау мөмкинлеге бирә, дип искәртте А.Габделхаков.
«1-нче июньнән сынау режимында бер ай эчендә системаларның һәм барлык катнаш структураларның үзара бәйләнешен җайга салу алып барылды, гражданнарның мөрәҗәгатенә анализ ясалды, – дип аңлатты Транспорт комитеты рәисе. - Автобусларда йөрү өчен банк картасы белән түләүче пассажирлар саны июньнең соңгы атнасында, беренче атна белән чагыштырганда, 4 тапкырга артты».
Исегезгә төшерәбез, 1-нче июньнән автобус пассажирлары транспорт карталары, акча, шулай ук «МИР» Милли түләү системасының контактсыз банк карталары, VISA, MasterCard халыкара түләү системалары һәм NFC технологияләре булган башка электрон җайланмалар ярдәмендә түли ала.
Узган елдан банк карталары белән трамвай, троллейбус һәм метрополитенда йөрү өчен түләргә мөмкин.