Җәмәгать транспортының “Энергетика университеты” һәм “Яшьләр үзәге” тукталышлары аша эш режимы 11, 14 һәм 15 июльдә озайтыла.
(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче июль). Бүген, 11 июльдә, шулай ук 14 һәм 15 июльдә “Энергетика университеты” һәм “Яшьләр үзәге” тукталышлары аша йөри торган җәмәгать транспорты казанлыларга һәм шәһәр кунакларына 00.30 сәгатькә кадәр хезмәт күрсәтәчәк. Бу футбол буенча дөнья чемпионаты матчларын уздыру белән бәйле, дип хәбәр итә Транспорт комитеты.
Бүген 21.00 сәгатьтә Мәскәүдә “Лужники” стадионында Хорватия җыелмасы Англия командасы белән ярым финалда очраша. Өченче урын өчен матч 14 июльдә 17.00 сәгатьтә “Санкт-Петербург” стадионында Бельгия җыелмасы катнашында узачак, ә финал уены 15 июльгә 18.00 сәгатькә планлаштырылган – җиңү өчен көрәшүчеләрнең берсе Франция командасы булды. Хәлиткеч уен “Лужники” стадионында узачак.
FIFA Җанатарлар фестивале мәйданчыгында, гадәттәгечә, матчлар тапшырылачак. Фестиваль шәһәрлеләр һәм кунаклар арасында бик популяр – мундиальнең беренче 4 көне эчендә генә анда 150 мең кеше булган. Тулаем алганда, Казан кешеләрнең матчларга йөреше буенча биш лидер шәһәр арасына керде. “Казан Арена” стадионында 16 июльдән 6 июльгә кадәрге арада матчларга 254 мең 451 тамашачы килгән.