В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Җәмәгать урыннарында Советлар Союзы Геройлары Федор Савельев һәм Борис Машковцев батырлыклары турында мәгълүмат белән плакатлар урнаштырылган.
Фото: Киров һәм Мәскәү районнары матбугат хезмәте
(Казан шәһәре KZN.RU, 6 нчы май). Казанның Киров һәм Мәскәү районнарының автобус тукталышларын Бөек Ватан сугышында катнашучылар хөрмәтенә бизәгәннәр. Советлар Союзы Геройлары Федор Савельевның һәм Борис Машковцевның хәрби батырлыклары турындагы мәгълүмат белән плакатларны «Төньяк вокзал» һәм «Гуманитар институт» тукталышларына урнаштырганнар.
Шулай ук тагын өч шәһәр тукталышын бизәргә планлаштыралар: «Урак һәм Чүкеч», «Елга техникумы» һәм «Красиков урамы». Аларга СССР Геройлары Николай Столяров һәм Бөек Ватан сугышы ветераны Юрий Красиковка багышланган плакатлар урнаштырылачак, дип хәбәр ителә Казанның Киров һәм Мәскәү районнары администрациясенең Telegram-каналында.
Исегезгә төшерәбез, 1 нче майдан Казанның кайбер автобусларында һәм трамвайларында исемнәре белән шәһәрнең җәмәгать транспорты тукталышлары аталган сугыш геройлары турындагы мәгълүмат белән аудиоязмалар яңгырый. ТР башкаласында 19 тукталыш мәйданчыгына сугыш геройлары исемнәре бирелгән.