Шәһәрлеләрне яңа инициативалар, шул исәптән сәяхәтләр, һәм традицион проектлар көтә
Фото: Марат Мөгыйнов
«Җәй айларында мондый киң инклюзив программаның әле булганы юк иде. «Игелекле Казан»га рәхмәт, ул ярдәмгә мохтаҗ өлкәннәрне һәм балаларны елдан-ел күбрәк колачлый. Моңа инклюзив инфраструктураның үсүе дә ярдәм итә», – диде эшлекле дүшәмбедә Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Гафаров.
«Игелекле Казан» коммерциягә нигезләнмәгән автоном оешмасы директоры Татьяна Мерзлякова Инвалидлар декадасында старт алган «Игелекле сәяхәт» конкурсы нәтиҗәләрен игълан итте. Катнашучыларга «Санкт-Петербургка ни өчен нәкъ менә мин барырга тиеш?» дигән сорауга видео җавап яздырырга кирәк булган. Бәйге нәтиҗәләре буенча инвалид балалар тәрбияләүче алты гаилә июнь ахырында Төньяк башкалага бушлай барачак.
«Бу инклюзив туризмны үстерү кысаларында беренче чара. Алга таба Россия буенча башка юнәлешләрне дә сынап караячакбыз. Ул Президентның Мәдәни инициативалар фонды гранты хисабына гамәлгә ашырыла», – дип билгеләп үтте спикер.
Ял көннәрендә күп балалы һәм инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләр өчен автобус экскурсияләре оештырылачак. Алар Свияжск, Болгар, Йошкар-Ола, Түбән Новгород һәм башка шәһәрләргә сәяхәт кылачак.
Казанда сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикле балалар өчен «Бәхет белән куышу» велосипед ярышлары унберенче тапкыр үткәреләчәк. 6 нчы июньдә катнашучылар Горки-Әмәт урманында 380 метрлы трассаны махсус велосипедларда узачак. Чарага теркәлү ачык, үзең белән шлем алу сорала.
«Узган ел ярышлар 100 дән артык баланы берләштерде. Түбән Новгород, Ульяновск, Самара һәм Тольяттидан да килүчеләр булды. «Бәхет белән куышу» – ул велосипедта узышу гына түгел, ә зур гаилә бәйрәме», – дип өстәде Татьяна Мерзлякова.
Шулай ук июнь аеннан инвалид балаларга яраклаштырылган велосипедларны бушлай прокатка бирә башлыйлар. Транспортны, тиешле белешмә булганда, шәһәр паркларында һәм Кремль яр буенда арендага алырга мөмкин.
Интернатларда тәрбияләнүчеләр һәм инвалид балалар булган гаиләләр өчен оештырылган «Игелекле чәчәк түтәлләре» проекты үз эшен дәвам итә. Быел аңа 19 нчы гимназия укучылары кушылган – алар хезмәт дәресләрендә Дәрвишләр бистәсендәге интернатта тәрбияләнүчеләр өчен чәчәк түтәлләре ясаган. Проектка чәчәк үсентеләре кирәк, аларны Сеченов урамы, 5 адресы буенча урнашкан «Игелекле Казан» коворкингында кабул итәләр.
Авыр тормыш хәлендә калган балалар үзләрен радиоидарәле корабль капитаны ролендә сынап карый алачак. Проект июнь аенда башлана. «Капитаннар клубы» дәресләре «Черек күл» паркында узачак.
Моннан тыш, 1 нче июньгә шул ук җәмәгать киңлегендә традицион хәйрия регатасы планлаштырыла. Җыелган акчалар Ипподром урамында урнашкан яңа инклюзив үзәктәге сенсор-мотор коррекциясе бүлмәсенә җиһазлар сатып алуга юнәлдереләчәк. Әлеге киңлек 8 нче июльдә – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә ачыла.
Исегезгә төшерәбез, үзәктә 4-6 яшьлек балалар өчен нейротөркем, адаптив физик культура һәм адаптив бокс төркеме, иҗади сыйныф булачак. Сенсор-мотор интеграциясе һәм коррекциясе буенча дәресләр уздыру планлаштырыла.
Бу җәйдә «Игелекле Казан» инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләрдән 15 яшүсмерне эш белән тәэмин итәчәк. Аларның вазифаи бурычларына лагерь сменаларында һәм шәһәрнең инклюзив киңлекләрендә өлкәннәргә ярдәм итү керә.
Эшкә урнаштыру проекты Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык гранты акчаларына гамәлгә ашырыла. Инициатива инвалид бала тәрбияләүче гаиләләргә булышлык күрсәтүгә, яшүсмерләргә киләчәктә үзенчәлекле балалар тәрбияләү белән бәйле һөнәр сайлау планында юнәлеш бирүгә юнәлдерелгән.
Юлия Летникова
Фото: Денис Гордийко