В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Үзгәрешләр казанлылар үтенече буенча кертелгән.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче май). Казанда шәһәрлеләр үтенече буенча Чистай урамында урнашкан «Татнефть Арена» тукталышыннан алып «Су спорт төрләре сарае» тукталышына кадәр 74-нче номерлы автобус маршруты хәрәкәте схемасы үзгәрде.
«Татнефть Арена»дан Су спорт төрләре сараена кадәр автобус Чистай урамы – Ф.Әмирхан проспектына «Чистай урамы» тукталышы белән уң борылыш – Сибгат Хәким урамына сул борылыш маршруты буенча хәрәкәт итәчәк. Сибгат Хәким урамы буенча тукталышлар булмау сәбәпле, Ф.Әмирхан проспектыннан Нигъмәтуллин урамына кадәр 74-нче номерлы автобус маршруты тукталышсыз «Су спорт төрләре сарае»тукталышына кадәр хәрәкәт итәчәк.
Чистай урамындагы 86/10-нчы номерлы йорт районында «СК Олимп» тукталышы турыдан-туры юнәлештә төшереп калдырылачак, дип хәбәр ителә шәһәрнең транспорт сайтында.