В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу Оренбург тракты буенча боҗралы хәрәкәтне чикләү белән бәйле.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU 16-нчы ноябрь). Казанда вакытлыча 47-нче номерлы автобусның маршруты үзгәрәчәк. 17-нче ноябрьдән аңа өстәмә участок керәчәк: Мәүләтов урамы – Җиңү Проспекты («Универсиада Авылы» тукталышы) – Оренбург тракты (эчке юл) – Универсиада Авылы (соңгы тукталыш).
Маршрутның үзгәрүе Оренбург тракты буенча Универсиада авылы юнәлешендә боҗралы хәрәкәтне чикләү белән бәйле. Ул 1-нче декабрьгә кадәр гамәлдә булачак, дип хәбәр итә шәһәрнең Тышкы төзекләндерү комитеты.
Исегезгә төшерәбез, шушындый ук вакытлыча маршрут буенча 8-нче номерлы троллейбус та йөриячәк. Аның озынлыгы 3 км га артачак, ә хәрәкәт интервалы 5-6 минут тәшкил итәчәк.