В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Конференциянең трансляциясе Татарстан Хөкүмәте порталында булачак
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 15 нче август). Иртәгә Б.Рәмиев исемендәге ИТ-паркта Татарстан Мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август киңәшмәсе узачак. 11:00 сәгатьтә республика Хөкүмәте сайтында педсоветның пленар өлеше турыдан-туры трансляцияләнә башлаячак.
Утырышта төп бурычлар, әхлакый ориентирлар һәм республика мәгариф системасының сыйфат күрсәткечләре каралачак.
Киңәшмәдә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия башкаласы Хөкүмәтендә Мәскәү Мэрының социаль үсеш мәсьәләләре буенча урынбасары Анастасия Ракова, ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, РФ Дәүләт Думасы депутатлары һәм башкалар катнашыр дип планлаштырыла, дип хәбәр итә республика Мәгариф һәм фән министрлыгы.