Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
27.11.2019, 14:58

Казанда начар күрүче балалар өчен аудиокитаплар яздырдылар

Проектта Россиянең популяр «Мураками» төркеме катнашты.

(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче ноябрь). Казанның «Игелекле эшләр көне» хәйрия фонды начар күрүче балалар өчен өч аудиокитап яздырды. Проектта Россиянең популяр «Мураками» төркеме катнашты.

Казанның 172-нче номерлы мәктәбе соравы буенча күрү буенча мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен «Просвещение» нәшриятының 6-нчы һәм 7-нче сыйныфлары өчен Л.Н.Боголюбов һәм Л.Ф.Иванова редакцияләре астында «Җәмгыять белеме» дәреслекләренең аудиоязмалары әзерләнде. Венера Новичкова һәм Балалар республика клиника хастаханәсендә «Роналд Макдоналд йорты» гаилә кунакханәсендә озак дәвалана торган пациентлар иҗат иткән гадәти булмаган «Җирән керпе турындагы тарихлар» китабы өченче басма булды.

Проектны тормышка ашыруга 172-нче номерлы мәктәп коллективы һәм укучылары, шулай ук сертификацияләнгән тифлокомментатор, сукырлар өчен республика китапханәсе хезмәткәре Гөлүсә Закирова ярдәм итте.

Аудиокитаплар язмасында Россиянең популяр «Мураками» төркеменнән башкаручылар катнашты. Бу - фондның йолдызлар белән эшләнгән беренче уртак проекты түгел – узган елның җәендә төркем «Кислород» альбомын чыгарган һәм альбомның электрон версияләрен сатудан килгән табышны «Игелекле эшләр көне» проектларының берсенә ярдәм итү өчен  юллаган иде. Моннан тыш, «Мураками» төркеменең «Җиң!» клибын төшерүдә сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән балалар катнашты.

Киләчәктә начар күрүче инвалид балалар сыйфатлы белем ала алсын өчен башка аудиодәреслекләрне яздыру планлаштырыла. Фонд директоры Рөстәм Хәсәнов сүзләренә караганда, профессиональ музыкантлар җитәкчелегендә күп балалы һәм аз тәэмин ителгән гаиләләрдәге сәләтле балалар музыка конкурсларында катнашырга әзерләнәчәк. «Композиция, мастеринг, мәгълүмат һәм тавыш режиссурасы буенча мастер-класслар үткәреләчәк, бу талантлы балаларның сәләтләрен ача һәм зур тормышка юллама бирә алачак», – дип планнары белән уртаклашты Р.Хәсәнов.

Язулар «Кислород студиясе» проекты кысаларында эшләнгән, аны гамәлгә ашыру өчен узган ел «Игелекле эшләр көне» хәйрия фонды Президент грантлары фондыннан ярдәм алган. Аудиоязмалы китапларны йөкләп һәм dendd.ru сайтында тыңлап булачак, дип хәбәр итә фондның матбугат хезмәте.
Барлык яңалыклар