Бөтенроссия халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне читтән торып узачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче ноябрь). 26-нчы ноябрь көнне Татарстанда, халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне кысаларында, консультацияләр узачак. Казанлылар сорауларын читтән торып – телефон аша бирә алачак.
Шалтырату һәм хәбәрләрләрне төшке ашка тәнәфессез РФ Пенсия фондының ТР буенча бүлеге, ТР Нотариаль палатасы, ТР Техник инвентаризация бюросы, ТР Адвокатлар палатасы, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, ТР Конституция суды, ТР Юстиция министрлыгы, ТР буенча Росреестр идарәсе, Россия юристлар Ассоциациясенең төбәк бүлеге белгечләре кабул итәчәк, дип хәбәр итә оештыручылар.
Казанлылар 9:00 сәгатьтән 16:30 сәгатькә кадәр түбәндәге телефон номерлары буенча мөрәҗәгать итә ала: