Балалар һәм яшүсмерләр өчен татар теле турында белем бирү дәресе 18 нче июньдә узачак
Фото: Екатерина Красуцкая
Спектакльдә балалар татар теленең дөрес әйтелешен һәм дөрес кулланылышын ишетәчәкләр. Шулай ук сөйләшкәндә алынма сүзләрдән һәм сленгтан котылу темасы да күтәреләчәк. Спектакль-дәрес тамашачыларда туган телгә мәхәббәт уятуга һәм аның әдәби вариантын куллану теләген булдыруга юнәлдерелгән.
Спектакль 18 нче июньдә 13:00 сәгатьтә булачак, барлык теләүчеләр өчен керү ирекле, дип хәбәр итә музей-тыюлыкның матбугат хезмәте.