Катнашуга гаризалар 15-нче ноябрьгә кадәр кабул ителә.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче ноябрь). Казан архитекторлары һәм проектлаучылары «Балалар өчен урамнарны проектлау» дигән онлайн-тренинг уза ала. Укулар 16-нчы ноябрьдә башлана һәм бер ай дәвам итәчәк.
Курс мөстәкыйль өйрәнү өчен 12 дәрестән, 5 бирем һәм тесттан гыйбарәт. Моннан тыш, 16-нчы һәм 23-нче ноябрь, шулай ук 4-нче декабрь көннәрендә Zoomда архитектура өлкәсендә Россия белгечләре катнашында өч видео-сессия узачак. Укыту нәтиҗәләре буенча тыңлаучылар балалар өчен имин урамнар проектларга өйрәнәчәк, «Балалар өчен урамнарны проектлау» җитәкчелегенең сертификатларын һәм матбугат басмасын алачак (Designing Streets for Kids).
Укулар Казан Мэриясе, шәһәр Башкарма комитетының Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе, Казанның транспорт планлаштыру бюросы, NACTO һәм Global Designing Cities Initiative ярдәмендә үткәрелә.
Катнашу бушлай. Язылу өчен 15-нче ноябрь 17:00 сәгатькә кадәр btp.kzn@gmail.com почтасына резюме җибәрергә кирәк. Укулар 16-нчы декабрьдә тәмамланачак, дип хәбәр итә оештыручылар.