Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
02.10.2019, 09:36

Казан архитекторлары һәм урбанистлары Иске Татар бистәсенең сәнәгать зоналарын реконструкцияләү проектларын эшләячәк

Чара нәтиҗәләре буенча алар Иске Татар бистәсенең сәнәгать зоналарын реконструкцияләү проектларын эшләячәк.

(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче октябрь). 7-11 октябрьдә «Смена» заманча мәдәният үзәгендә Казан архитекторлары һәм урбанистлары өчен белем бирү воркшопы узачак. Чара нәтиҗәләре буенча алар Иске Татар бистәсенең сәнәгать зоналарын реконструкцияләү проектларын эшләячәк.

Воркшопта катнашучылар Казанда тарихи территорияләрне үстерү мөмкинлекләре, Иске Татар бистәсенең сәнәгать зоналарында урнашкан объектлар мисалында мәдәни мирасны үзгәртеп кору, җайлаштыру һәм саклау алымнарын үзләштерү турында фикер алышачак. Тарихи мохит белән эшләү процессының комплекслы чишелешен формалаштыру, җирле ландшафтны, хокукый һәм шәһәр төзелеше контекстын исәпкә алып территорияне үстерү концепциясе эшнең нәтиҗәсе булып тора.

Воркшопта Казан архитекторлары һәм урбанистлары катнашачак. Воркшоп эшенә экспертлар сыйфатында Голландия һәм Россия белгечләре чакырылган. Алар арасында тьюторлар - Голландиянең мәдәни мирас агентлыгында эксперт-консультант булып эшләүче Йон ван Ройен, Mei architects and planners оешмасының өлкән архитекторы Лейн Кооман, ландшафт архитекторы Ева Радионова, Казанның баш архитекторы урынбасары Дарья Толовенкова бар. Экспертлар сыйфатында Бөтенроссия Тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен саклау җәмгыяте рәисе урынбасары Фәридә Зәбирова, архитектор Олег Маклаков, КДАТУ доценты Ләйлә Сәйфуллина, ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе урынбасары Светлана Персова, Казанның элеккеге баш архитекторы Татьяна Прокофьева, эколог, КФУның өлкән укытучысы Галина Юпина чыгыш ясаячак.

Воркшопны Казан Башкарма комитеты һәм Казан Мэриясе каршындагы иҗади төркем оештыра.

Воркшоп «Үзгәртеп кору. Җайлаштыру. Саклау. Мәдәни мирас белән эшнең Голландия тәҗрибәсе» күргәзмәсе кысаларында үткәреләчәк, ул 7-нче октябрьдән 22-нче ноябрьгә кадәр «Смена» заманча мәдәният үзәгендә узачак. Күргәзмәдә тарихи төзелешләрне урнаштыру һәм трансформацияләү буенча дөньякүләм танылуга лаек булган 20 эш тәкъдим ителәчәк: Голландия белгечләре тарафыннан эшләнгән һәм Нидерланд, Россия, Германия, АКШ, Италия һәм Кытайда тормышка ашырылган архитектура һәйкәлләре һәм сәнәгать объектлары.

Үз функциясен югалткан тарихи объектларны яңадан аңлау һәм үзгәртеп кору проблемасы Европа өчен дә, Россия өчен дә бик актуаль. Шәһәр төзелеше структурасы үзгәргәнче, сәнәгать перифериягә күчкәндә, төрле чорның сакланып калган тарихи объектлары булган күп кенә территорияләр ташландык яки аз кулланыла торган булып чыкты – мондый сценарий Казанга да кагылды.

Реконструкция проектлары, Голландиянең әйдәп баручы архитекторлары һәм дизайнерлары фикеренчә, үз эченә тарихны һәм мәдәниятне саклап калуны да, заманча җәмгыятьтә булган яңа идеяләр һәм алымнарны да берләштерә. Голландия белгечләре тарафыннан эшләнгән мирас белән эшләү ысулы «үсеш аша саклап калу» тезисына нигезләнгән. Мәдәни мирасны көндәлек шәһәр тормышының бер өлеше буларак аңлап, алар аны, халыкның ихтыяҗларын исәпкә алып, шәһәрнең заманча структурасына әйләндерәләр һәм урнаштыралар.

Күргәзмә һәм белем бирү воркшопының бурычы - архитектура мирасына альтернатив якын килүне күрсәтү, җирле һәм чит ил белгечләре белән тарихи тирәлек белән эшләү алымнары турында нәтиҗәле дискуссияне стимуллаштыру.

Барлык яңалыклар