В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
KZN.RU порталы ТР башкаласында романтик урыннар исемлеген әзерләде.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 26 нчы февраль, Диана Жиленкова). Календарь буенча язның якынлашуы һәм якты кояш шәһәр кешеләрен романтик халәткә китерә. Казанда яраткан кешеңә хисләреңне кайда белдерергә һәм кайда татулашырга мөмкин урыннар турында – KZN.RU порталы материалында.
«Черек күл» паркында гашыйклар аркасы. Казанда гадәти булмаган акустик эффектлы архитектура объекты узган гасырның 30 нчы елларында барлыкка килгән. Халык ышануы буенча, гашыйклар берникадәр вакыт арка астында торсалар, аларның мәхәббәте нык һәм озын гомерле булачак. Монда үз хисләреңне яраткан кешеңә читтән һәм шул ук вакытта тирә-юньдәгеләргә белдермичә җиткерергә мөмкин.
Әйтик, ике кеше конструкциянең ике ягына басарга тиеш. Әгәр дә аларның берсе гөмбәзнең уемына пышылдаса, икенчесе әңгәмәдәшен бик яхшы ишетәчәк. Ләкин, бу сөйләшүне үтеп йөрүчеләр ишетмәячәк. Бу конструкциянең эллиптик формасы аркасында мөмкин.
Зинаида Ушкова йорты. Кремль урамында урнашкан һәм XX гасыр башында яңадан төзелгән ике катлы бина Алексей Ушковның хатыны Зинаидага – Бактериология институты директоры Николай Высоцкийның кызына туй бүләге була. Алексей үзе – Мәскәү миллионеры һәм меценат Константин Ушковның улы. Йортның архитекторы күренекле архитектор-рәссам Карл Мюфке булган, ул шулай ук Казан сәнгать мәктәбе бинасын проектлаган.
Зиннәтле йорт ябылмаган каре формасына ия. Фасадның өске өлешен барокко элементлары бизи. Торак бүлмәләр – өске катта, ә түбән катта ярдәмче бүлмәләр һәм сәүдә заллары урнашкан. Һәр бүлмә төрле стильдә бизәлгән.
Ушковлар өч ел гына бергә яши. Ир белән хатын аерылганнан соң, йорт кибетләр һәм фатирлар итеп арендага бирелә. 1991 елдан биредә ТР Милли китапханәсе урнашкан, әмма 2020 елда учреждение яңа урынга күчте. Хәзер Ушкова йортында даими рәвештә экскурсияләр үткәрелә, анда үзеңнең сөйгән ярыңны чакырырга була. Яисә, вариант буларак, шәһәрнең архитектура асылташларының берсенә әверелгән йорт янында романтик прогулка алдыннан очрашу урынын билгеләргә була.
Чернышевский һәм Профсоюз урамнары чатындагы «Яратам» скульптурасы. Гашыйкларның танышу сәхнәсен сурәтләгән арт-объект Казанда 2021 елның апрелендә сәүдәгәр Курманаев кибетләре янында барлыкка килде. Кыз икенче каттагы балконда тора һәм чәчәк бәйләмен артына яшереп көткән егеткә карый. Егет бронза фигурасының биеклеге 210 см, ә аның сөйгәненеке 40 см түбәнрәк.
Композиция авторы – танылган Татарстан скульпторы Фәнил Вәлиуллин. Арт-объект ачылышында яңа риваять яңгырады: әгәр егет кулындагы сәгатьне сыпырсаң, сөйгәнеңне очратачаксың.
Ленин бакчасындагы татулашу эскәмиясе һәм мәхәббәт фонтаны. Бу эскәмиядә аерым утыру мөмкин түгел, аның сыгылган формасы аркасында кешеләр барыбер янәшә булачак. Якын һәм яраткан кешең белән бергә кочаклашып утырганда үпкәләү мөмкин түгел, шуңа күрә татулашу эскәмиясе – күңелсезлекләр һәм рәнҗүләр турында онытырга мөмкинлек бирүче яхшы урын.
Җәй көне 1894 елда биредә урнаштырылган Казанның иң борынгы фонтаннарының берсе романтик тирәлекне тулыландырачак. Бассейн үзәгендә кувшин белән касә урнашкан, аннан өскә таба су сиптерелә. Мәхәббәт фонтаны конструкциясен ике амур тотып тора. Күпсанлы чәчәкләр һәм агачлар сезгә тынычлык белән ләззәтләнергә һәм шәһәр шау-шуыннан ял итәргә мөмкинлек бирәчәк.
«Мәхәббәт троллейбусы». Бүген ТР башкаласы юлларында «мәхәббәт троллейбуслары»н очратырга мөмкин. Аларны шәһәргә үзенең кем икәнен белдерергә теләмәгән Мәскәү бизнесмены бүләк иткән. Гадәти булмаган транспорт Габдулла Тукай исемендәге сквердан Кулагин урамына кадәр 6 нчы троллейбус маршруты буенча йөри. Нәкъ менә бу маршрутта эшкуар яшь чагында булачак хатыны белән танышкан.
«Мәхәббәт троллейбусы» игътибарны бик тиз юнәлтә: аның кузовы розалар белән бизәлгән, ә салонда романтик музыка уйный. Транспорт Wi-Fi, телефоннарны зарядкалау өчен USВ тишемнәре, климат контроль һәм маршрутлар, хәрәкәт расписаниесе һәм пассажирлар өчен файдалы мәгълүмат күрсәтелә торган экраннар белән җиһазландырылган. Шуңа күрә яратканың белән романтик маршрут буенча рәхәтләнеп йөрергә була.
Денис Гордийко, Марат Мөгыйнов фотолары