Юбилей фестивалендә катнашучыларга һәм кунакларга РФ Президенты администрациясе җитәкчесе мөрәҗәгать итте.
Фото: Марат Мөгыйнов
«Һәр китабы зур вакыйга итеп кабул ителгән язучы-легенда кешелеклелек идеяләрен, югары рухи-әхлакый кыйммәтләрне җиткерә алган. Үзенең иҗатында ул еш кына яшь буынга мөрәҗәгать итә. «Аксенов-фест»ның нәкъ менә яшьләр фестивале булуы бик мөһим», – дип билгеләде А.Вайно.
«Василий Аксеновның 90 еллыгын бәйрәм иткән көннәрдә Казан янә төрле милләткә караган яшьләрне җыйды, аларны нәфис сүз һәм музыка идеаллары тирәсендә берләштерде», – диде РФ Президенты администрациясе җитәкчесе.
Исегезгә төшерәбез, бүген, фестивальнең беренче көнендә, ике шәһәр – Казан һәм Коктебель арасында мәдәни күпер булачак, анда В.Аксеновның «Кырым утравы» романы өлешчә язылган. 12:00 сәгатьтә В.Аксенов музей-йортында «Казанга хатлар. Документлар. Фоторәсемнәр. Хатлар» күргәзмәсе эшли башлый. Чаралар шулай ук ТР Милли китапханәсендә узачак. Ә кичен Ратушада «Йолдызлы билет» премиясен тапшыру булачак.
«Аксенов-фест» иртәгә, 20 нче августта, дәвам итәчәк. Аксенов исемендәге скверда тамариск үсемлеге утыртылачак. «Черек күл» паркында язучының 90 еллыгына багышланган әдәби-музыкаль кичә узачак. Казан яшь тамашачылар театрында Василий Аксенов әсәре мотивлары буенча куелган «Гена Стратофонтов маҗаралары» спектакле күрсәтеләчәк.
«Аксенов-фест» чараларының тулырак программасы белән сылтама буенча танышырга мөмкин. Фестиваль чараларына билетлар буенча кереп була, аларны, түбәндәге сылтама буенча теркәлү узып, бушлай алырга мөмкин булган. Шулай ук +7(843)236-42-93 кайнар линия телефоны буенча теркәлергә була.