Артистлар танылган хәрби-патриотик композицияләрне башкарачак
Фото: Денис Гордийко
Россия Милли гвардиясенең академия ансамбле – илдә музыка һәм хореография сәнгатенең иң эре армия коллективларының берсе. Артистлар чит илләрдә күп тапкырлар чыгыш ясап килә, ансамбль иҗаты белән 70 тән артык ил халкы таныш.
Концерт 12:00 сәгатьтән 13:30 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Керү ирекле, дип җиткерә оештыручылар.
Исегезгә төшерәбез, иртәгә Казанда Шәһәр һәм республика көне билгеләп үтеләчәк. Татарстан башкаласында яшәүчеләрне һәм кунакларны фестивальләр, ат спорты бәйрәме, салют һәм башка чаралар көтә. Кичнең хедлайнерлары арасында Клава Кока, Jony һәм Kristina Si бар. Тулы программа белән махсус бүлектә танышырга мөмкин.