Казан журналистларына коммуналь челтәрләрнең ремонтланып бетмәве нәрсәгә китерә икәнен күрсәттеләр – өченче төньяк коллекторда чираттагы төзексезлекне бетерәләр.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы октябрь, Ксения Швецова). Казанның Яңа Савин районында, Әмирхан һәм Чистай урамнары киселешендә, чираттагы төзексезлекне бетерү буенча эшләр алып барыла. Ул өченче төньяк коллекторда челтәрләрнең тузганлыгы аркасында барлыкка килгән. Бу хәл бөтен шәһәр өчен хас – әлеге коллекторда гына да 30-дан артык авария булган, ә Казанда мондый объектлар барлыгы 10-нан да ким түгел. Аларның һәркайсы ашыгыч капиталь ремонтка мохтаҗ, әмма «Водоканал» МУП хезмәткәрләренә шәһәрнең төрле районнарында килеп чыккан аварияләрне оператив рәвештә бетереп барырга туры килә. Финанс җитмәү сәбәпле, коммуналь челтәрләрнең озак вакыт ремонтланып бетмәгәнлеге нәрсәгә китерә, бу турыда шәһәр һәм республика массакүләм мәгълүмат чаралары журналистларына бүген авария урынында пресс-тур вакытында сөйләделәр.
8 км озынлыктагы һәм 1499 м диаметрлы өченче төньяк коллектор Ямашев проспектыннан алып Несмелов урамына кадәр 1985 елда Яңа Савин һәм Совет районнарының, шул исәптән Дәрвишләр бистәсен дә кертеп, агынтыларны җыю һәм бүлеп бирү өчен салынган булган. Ул 1050 күп фатирлы йорт, 50 балалар бакчасы, 25 мәктәп, 154 административ бина һәм дүрт хастаханә эшчәнлеген тәэмин итә.
Бүгенге көндә коллекторның тузуы 95%-ны тәшкил итә, 10 ел эчендә анда 34 авария булган, шуларның 19-ы – быел. Хәзер Әмирхан һәм Чистай урамнары кисешкән урында авария участогында юлның бер полосасында транспорт хәрәкәте чикләнгән, «Водоканал» хезмәткәрләре аварияне бетерә.
«Шушы көннәрдә без җир астын фотога төшердек һәм коллекторның өске катламы тулысынча булмавын ачыкладык. Шуңа күрә якынча 600-700 м озынлыктагы урам участогында, бәхетсезлек очракларын булдырмас өчен, хәрәкәтне катгый чикләү кертелде», – дип аңлатты «Водоканал» МУП директоры Андрей Егоров. Аның сүзләренә караганда, бу җәяүлеләр зонасындагы территориягә дә, машиналар йөрү өлешенә дә һәм яшел зонага да кагыла.
Авария урынында зур чокыр казырга һәм юлны тулысынча ябарга туры килмәсен өчен шпунт киртәсе урнаштырылган, грунт суларын суырту өчен насослар эшли. Шул ук вакытта якын-тирә йортларда яшәүчеләрне су белән тәэмин итү дә туктатылмаган, ә төп ремонт эшләре төнлә алып барыла.
«2013 елда, эшләрне башкарганда коллектор зыян күргәч һәм җимерелгәч, өч көнгә 600 мең кеше – шәһәрнең бөтен төньяк өлеше сусыз калды, – дип искә төшерде А.Егоров. – Бүген заманча технологияләр һәм яңа алымнар безгә эшләрне су белән тәэмин итүне туктатмыйча гына башкарырга мөмкинлек бирә, шәһәрлеләр өчен бу сизелми дә диярлек. Без куәтле күчмә станцияләр, шпунт киртәләре, су белән тәэмин итү системалары, заманча полимер материаллар кулланабыз».
Заманча технологияләр, шулай ук, урам-юл челтәренең гаять зур участокларына кагылмыйча, инфраструктура өчен минималь зыян белән җир асты эшләрен башкарырга мөмкинлек бирә. «Навивка», «торба торбада» кебек методлар 50-70 метрлы участокларга асфальт катламын ачмыйча торбалар салырга мөмкинлек бирә.
Әмма бу глобаль проблеманы хәл итмәячәк – коллектор үзе капиталь ремонтка мохтаҗ. Аны үткәрү ике төп этапка бүленгән: беренче этапта каралган эшләрне тормышка ашыру өчен 2 млрд.сум, икенчесендә – тагын 4,6 млрд. сум акча таләп ителә. Бүгенге көндә предприятиенең мондый акчалары юк, шуңа күрә капремонт үткәрүнең төгәл срокларын атау кыен.
«Хәзер без кулдан килгәннең барысын да эшлибез. Капиталь ремонт өчен каралган акчаларга без аварияләрне бетерәбез. Бу да безнең өчен проблема, чөнки без планлы эшләргә күчә алмыйбыз. Шәһәр буенча мондый аварияләр күп була», – диде А.Егоров.
Моннан тыш, хәзер Казанда Короленко һәм Волгоград урамнарындагы икенче төньяк коллекторда чираттагы төзексезлекне бетерү эшләре тәмамланып килә. Бу коллектор шәһәрнең нормаль тормышы өчен әһәмиятле – ул 700 күп фатирлы йорт, 20 мәктәп, 120 административ бина, дүрт хастаханәне тәэмин итә. 62 ел элек төзелгән коллекторның тузганлыгы 100% тәшкил итә.
«Җимерелү урынында шулай ук шпунт киртәсе, грунт сулары эшләргә комачауламасын өчен су белән тәэмин итү өчен насослар куелган иде. Халыкны су белән тәэмин итүдән туктамас өчен, яңадан кудыру оештырылды», – дип хәбәр итте «Водоканал» МУП генераль директоры.
800 мм дан артык диаметрлы мондый магистраль коллекторлар тиз арада капиталь ремонт таләп итә, шәһәрдә алар 10-га якын. Меңләгән шәһәрлеләрнең, йөзләгән социаль объектларның тормыш-көнкүрешен тәэмин итү безнең һәрберебезгә бәйле. Әйтик, иң иске коллекторларның берсе Мәрҗани урамында урнашкан – ул 1939 елда ук төзелгән. Исегезгә төшерәбез, агымдагы елда хуҗалык-көнкүреш канализацияләре челтәрләрендә генә дә 55 җимерелү очрагы теркәлгән.
Су белән тәэмин итү челтәрләре белән дә шундый ук хәл күзәтелә. Ел башыннан аларда 900-дән артык авария бетерелгән, көн саен авария-диспетчерлык хезмәтенә уртача 100-әр гариза килә. «Анда бу болай ачык күренми, төзексезлекләр юк. Әмма су ага. Без кайвакыт асфальттан су агуын күрә алабыз, – дип аңлатты А.Егоров. – Без боларның барысын да норматив срокта бетерергә тырышабыз. Көндез әзерлек эшләре алып барабыз, ә төнлә – ремонт».
Капиталь ремонт буенча беренчел эшләрне бүген үк башлау өчен, Казан «Водоканал» ына якынча 2 млрд.сум акча кирәк , шул ук вакытта предприятие бу максатларга якынча 260 млн. сум ала, дип искәртте А. Егоров. «Безне бернинди бюджет та финансламый, – дип өстәде предприятие директоры. – Без проблемаларны хәл итү өчен мөмкин булган барлык программаларга да гариза бирдек инде». Аерым алганда, Казан чистарту корылмаларын реконструкцияләү программасында катнашучыларның берсе булды. Реконструкция «Экология» милли проектының «Иделне савыктыру» федераль проекты һәм чистарту корылмаларын төзү һәм реконструкцияләү буенча төбәк программасы буенча алып барыла, бу максатларга федераль һәм республика бюджетларыннан 6,3 млрд.сум бүлеп бирелгән.
Исегезгә төшерәбез, 2014 елда бөтен ил буенча су белән тәэмин итү тарифына инвестиция өстәмәсен юкка чыгару турында хөкүмәт карары кабул ителде – бүгенге көндә Россиянең су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә хезмәт күрсәтүче барлык муниципаль предприятиеләре үзләренең коммуналь челтәрләренә капиталь ремонт ясау мөмкинлегенә ия түгел. «Тарифларны да без билгеләмибез, ә федераль карарлар буенча эшли торган республиканың тарифлар буенча дәүләт комитеты, – дип өстәде А.Егоров. – Тарифларга килгәндә, бүген бер мең литр эчәргә яраклы су безнең өчен 22 сум, бер литры 2 тиен тора".
Коммуналь челтәрләренең ремонтланып бетмәве мәсьәләсе бүгенге көндә Россиянең барлык шәһәрләре өчен актуаль. «Бу – илнең барлык коммуналь тармагы проблемасы. Закон үзгәрде һәм барысын да үзгәртте. Тупланма нәтиҗә эшли башлады: акча артмый, ә проблемалар күбәя. Бездә әле материалларның куәте һәм ныклык запасы бар иде, ә кайбер башка шәһәрләрдә вәзгыять тагын да начаррак. Барысы да бездән тормый, дәүләт ярдәме кирәк», – дип нәтиҗә ясады А.Егоров.
Исегезгә төшерәбез, элегрәк эшлекле дүшәмбе барышында «Водоканал» директоры инфраструктураны яңадан торгызу өчен акчаларга гомуми ихтыяҗ 65 млрд. сум тәшкил итүе, шуларның 40 млрд. сумы челтәрләрне алмаштыруга икәнлеге турында әйткән иде. Шул ук вакытта гамәлдәге федераль программалар челтәрләрне капиталь ремонтлау һәм реконструкцияләүгә 500 меңгә кадәр халкы булган шәһәрләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән.