Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
28.01.2022, 17:50

Анатолий Карпов Мэр Кубогы ачылышында: «Казан һәрвакыт искиткеч шахмат үзәге булды»

Татарстан башкаласында старт алган турнирда 42 шахматчы 1 млн сум өчен көрәшәчәк.

Фото: Марат Мугинов

(Казан шәһәре KZN.RU, 28 нче гыйнвар, Дмитрий Никитин). Бүген Ратушада шахмат буенча Казан Мэры кубогын ачу тантанасы булды. Турнирда җиңү өчен 42 Россия шахматчысы көрәшәчәк. Тантанада совет һәм Россия шахматчысы, гроссмейстер, күп тапкырлар дөнья чемпионы Анатолий Карпов һәм Казан муниципаль берәмлеге  башлыгы урынбасары Евгения Лодвигова катнашты.

Чара турнирда катнашучыларны һәм төп гроссмейстерларны сәламләүдән башланды. Е.Лодвигова билгеләп үткәнчә, Татарстан башкаласында шахматларга зур игътибар бирелә, һәм бу уенга кызыксыну арта гына. Казанда шахмат актив үсеш ала. «Әлеге уен тормышка бик охшаган, анда һәр адым билгеләүче булырга мөмкин», – дип ышана Казан муниципаль берәмлеге  башлыгы урынбасары. Аның сүзләренә караганда, бүген шәһәрдә төрле дәрәҗәдәге ярышлар уздыру өчен барлык шартлар да тудырылган, һәм быелгы турнир моның ачык дәлиле.

Турнир ачылышын символлаштырган шахмат партиясенең беренче символик йөрешенә Татарстан башкаласына совет һәм Россия шахмат мәктәбе легендасы Анатолий Карпов килде. Бөек гроссмейстер, катлаулы эпидемиологик хәлгә карамастан, оештыручыларның ярышларны уздыруның югары дәрәҗәсен тәэмин итүен билгеләп үтте. «Казан һәрвакыт искиткеч шахмат үзәге булды, – диде Анатолий Карпов. – Күп кенә мәктәпләр оештырылды, аларның чыгарылыш укучылары даими рәвештә төрле дәрәҗәдә чыгыш ясый».

Гроссмейстер Казан Мэры Илсур Метшинга һәм Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевка турнирны оештырганнары өчен рәхмәт белдерде, шулай ук катнашучыларга яхшы һәм истә калырлык партияләр теләде.

Россия шахматчыларының киләчәге турында сөйләгәндә, Анатолий Карпов безнең илдә бераздан иң көчле гроссмейстерларга көндәшлек төзи алырлык талантлы яшь спортчылар күп булуын билгеләп үтте.

Хәзер шахмат олимпының түбәсен норвегияле Магнус Карлсен били. Соңгы Чемпионнар турниры барышында ул Россия гроссмейстеры Ян Непомнящийны ышанычлы рәвештә җиңеп, чемпион титулын яклый алды. «Соңгы чиктә без беренчелекне үзебезгә кайтарырбыз дип уйлыйм, – дип сөйләде Анатолий Карпов. – Магнус Карлсен –көчле шахматчы һәм лаеклы чемпион. Ул көчсезлекне сизә һәм көндәшен партия ахырына кадәр җибәрми. Илебездә шахмат үсешендә күп вакыт югалтсак та, буыннар арасындагы элемтә дә ныгый бара, уен тагын да үсә, талантлы егетләр һәм кызлар күп, алар киләчәктә дөньяның яңа чемпионнары була ала».

Казанда турнирда 10 гроссмейстер катнашты, алар арасында Россия рейтингында 1 нче урынны һәм дөнья күләмендә 5 нче урынны алып торучы Владислав Артемьев, шулай ук Татарстаннан һәм илнең башка төбәкләреннән 32 спортчы бар иде.

Исегезгә төшерәбез, турнир Казан Мэриясе ярдәме белән Татарстан Республикасы шахмат Федерациясе һәм республиканың Нәҗметдинов исемендәге Олимпия уеннары спорт мәктәбе белән берлектә уза. Приз фонды 1 млн сум тәшкил итә.

Фоторепортаж
Ратушада шахмат буенча Казан Мэры Кубогын ачу тантанасы булды
Видеорепортаж
28.01.2022 15:38
Ратушада шахмат буенча Казан Мэры Кубогын ачу тантанасы булды
Барлык яңалыклар