Казанның Генераль планы проектында җирле әһәмияттәге объектлар бүлеге ахыргача эшләп бетерелде.
(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче июль, Алсу Сафина). Казанның Генераль планы проектында җирле әһәмияттәге объектлар бүлеге ахыргача эшләп бетерелде. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе башлыгы урынбасары Анастасия Латыйпова хәбәр итте. Исегезгә төшерәбез, документның яңа версиясе буенча иҗтимагый фикер алышулар иртәгә башланачак, шәһәр халкының тәкъдимнәре 4 көн дәвамында, 29-нчы июльдән 1-нче августка кадәр кабул ителәчәк.
Анастасия Латыйпова искәртеп узганча, документның алдагы варианты территориаль планлаштыруның федераль геомәгълүмати системасында урнаштырылган. «Федераль органнар үз искәрмәләрен һәм тәкъдимнәрен әйттеләр, алар федераль әһәмияттәге объектларны урнаштыруга кагылышлы иде, – дип аңлатты спикер. – Әлеге версия кисәтүләрне исәпкә алып эшләп бетерелергә һәм билгеләнгән тәртиптә раслауга юнәлдерелергә мөмкин иде». Әмма шәһәр халкыннан бик күп сорау килгәнлектән, җәмәгать фикер алышуына документның эшләп бетерелгән вариантын кабат тәкъдим итәргә карар кылынды.
Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе башлыгы урынбасары сүзләренә караганда, Генплан - махсус белем таләп итә торган катлаулы документ, шуңа бәйле рәвештә аңа карата күп сүзләр һәм уй-фикерләр туган. А.Латыйпова билгеләп үткәнчә, боларның барысы да күпләр документның үзенчәлеген аңламаганын күрсәтә.
«Эшләп бетерелгән версиядә без материалларны максималь рәвештә ачыклап, өстәмә искәрмәләр һәм аңлатмалар кертергә тырыштык», - дип билгеләп үтте ул.
Шулай итеп, асылда, җирле әһәмияттәге объектлар бүлеге тулысынча эшләнгән. Исегезгә төшерәбез, казанлылар арасында бу бүлек балалар бакчалары һәм мәктәпләр төзүгә каршы массакүләм протестлар дулкыны тудырды. «Генераль план җирле әһәмияттәге булачак объектларның урнашу урыннарын билгеләми, - дип аңлатты Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе башлыгы урынбасары. - Генплан ихтыяҗны ачыкларга тиеш. Ул торак массивларның барлыгын яки планлаштырылуын күрсәтергә тиеш, һәм бу торак массивларда норматив буенча булырга тиешле объектлар булмавын яисә бу объектлар җитәрлек түгеллеген күрсәтергә тиеш. Генплан билгели торган бу дефицит билгеле бер тамга рәвешендә картада һәм текстлы материалларда барлыкка килергә тиеш»
«Картада тиешле тамга төшерелгән булырга тиеш. Әгәр ул билгеле бер урында картада төшерелгән икән, нәкъ менә шул урында социаль объект барлыкка киләчәк дигән сүз түгел. Ул функциональ зона чикләрендә ихтыяҗ барлыгын сөйли», - дип өстәде Анастасия Латыйпова.
Шәһәр халкы фаразлар ясамасын өчен, эшләнгән проектта Генпланның искәрмәсе өстәлгән: бу тамга билгеле бер җиргә бәйле дигәнне аңлатмый, ә ихтыяҗны күрсәтә.
«Без объектларның саны турында сөйләшмибез, ә дефицит турында гына сөйлибез. Таблица теге яки бу зонада күпме торак каралуын һәм рөхсәт ителүен , күпме социаль объект квадрат метр торак санына бәйле булырга тиешлеген күрсәтә», - дип билгеләде ул.
Моннан тыш, эшләп бетерелгән версиядә федераль органнарның кисәтүләре дә исәпкә алынган.