Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
21.08.2019, 16:54

WorldSkills амбассадоры: «Эшче һөнәр сайлау гомерегез буе официант яки пешекче булачаксыз дигән сүз түгел»

Бүген Россия һәм чит ил журналистларын ярышлар булачак арена белән таныштырдылар.

(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче август, Алена Мирошниченко). Инде иртәгә, 22-нче августта, Татарстан башкаласында һөнәри осталык буенча WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты ачыла. Эшче һөнәрләрнең яшь вәкилләре арасында ярышлар 23-26 август көннәрендә «Казан Экспо» күргәзмә комплексында узачак. Бүген Россия һәм чит ил журналистларын ярышлар булачак арена белән таныштырдылар, шулай ук чемпионаттан соң катнашучыларны ни көтәчәге турында сөйләделәр. Россиялеләр өчен экскурсияне WorldSkills Champion Trust Европа вәкиле, «Кондитер эше» компетенциясендә милли җыелма команда тренеры, Бразилиядә узган 2015 елгы WorldSkills чемпионаты катнашучысы Анна Прокопеня үткәрде.

Анна 2014 елда көллияттә укыганда хәрәкәткә кушылган. «Мин көллиятне вузга керергә БДИ баллары җитмәгәнлектән сайламадым. Мин чыннан да пешекче һөнәренең кешеләрнең тормышын үзгәртү, үз хезмәтемнең нәтиҗәсен күрү мөмкинлегенә ышанам. Мәсәлән, кешенең кәефе начар, ә мин аңа тәмле десерт әзерләп, кәефен күтәрә алам», - дип сөйли А.Прокопеня. Соңыннан ул төбәк һәм илкүләм сайлап алуларын узган, Россия җыелма командасына эләккән, ә 2015 елда Бразилиянең Сан-Паулу шәһәрендә узган WorldSkills дөнья чемпионатында ил данын яклаган.

«Ярышлардан соң мин әлеге тәҗрибәнең бик күп нәрсә бирүен аңладым, һәм үземнең дә кешеләр белән бүлешерлек күнекмәләрем җыелды, – дип уртаклаша бүгенге экскурсия алып баручысы һәм чемпионатта бары тик бер генә тапкыр катнашырга мөмкин булуын ассызыклый. - WorldSkills - ул чемпионат кына түгел. Ярышлар - бары тик флагман вакыйга гына, ул безгә бергә җыелырга мөмкинлек бирә. Тулаем алганда, бу - WorldSkills Foundation проект эшчәнлеген үз эченә ала торган, БМО кебек мәгариф, халыкара оешмалар белән хезмәттәшлек итә торган хәрәкәт. Төп максат - бөтен дөньяга эшче һөнәрләрнең мөһимлеген күрсәтү, аларда уңышлы икътисадка, ил үсешенә ачкыч булуын аңлау», - дип ышана Анна Прокопеня.

Ул бу хәрәкәттән китмәскә булган һәм WorldSkills Champion Trust оешмасына керү өчен заявка биргән, биредә ул инде дүрт ел рәттән Европаны тәкъдим итә. «Без - WorldSkills амбассадорлары командасы. Безнең бурыч – ярышлардан соң чемпионнар арасында элемтә булдыру, алар үзләрен югалткан итеп тоймасын иде. Гомумән, дөнья беренчелегендә катнашканнан соң, яшьләр киләсе буын профессионалларына күнекмәләр бирә ала. Безнең бурыч - әлеге чемпионнар белән үзара хезмәттәшлек юлларын табу һәм аларга алга таба да хәрәкәттә катнашырга мөмкинлек бирү», - дип аңлата спикер.

Хәер, Анна Прокопеня кондитер эше буенча Россия җыелма командасын җитәкләүдән тыш, шулай ук WorldSkills хәрәкәтенең амбассадоры сыйфатында да чыгыш ясый, быел ул магистратурага укырга кергән, анда ризык турындагы фәнне өйрәнәчәк. Яшь профессионал бу адымы аның күнекмәләрен һәм компетенцияләрен үстерәчәклегенә һәм профессиональлек өлкәсендә үзенә дә үсәргә ярдәм итәчәклегенә ышана.

Кыз шулай ук журналистларга дусларының, шулай ук башка илләрдән килгән WorldSkills чемпионатында катнашучыларның уңыш тарихларын сөйләде. Мәсәлән, Бельгиядән килгән Барт «Ресторан сервисы» компетенциясендә чыгыш ясаган. «Ул медаль яуламады, әмма ярышлардан соң аың янына Лондондагы Fat Duck рестораны вәкиле килеп, аның чыгышн ошатуын җиткерде. Аңлыйсыздыр - бу бик текә ресторан, мөгаен, дөньяда иң яхшысыдыр! Бартны шунда эшләргә чакырдылар. Хәзер ул Франциядә Ritz кунакханәсендә эшли», - дип сөйләде А.Прокопеня.

Ирландиядәге кечкенә генә авылдан килгән аның икенче дустын яшь егетләрне WorldSkills чемпионатында катнашу өчен махсус әзерли торган эре компанияләрнең берсе күреп алган. Гадәти штукатурчыдан егет чын профессионалга әйләнде, дөнья ярышларында алтын медаль яулады һәм аны Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә эшкә чакырдылар, биредә ул карьера баскычыннан югарыга атлавын дәвам итә.

«Эшче һөнәр сайлау гомерегез буе гади официант яки пешекче булачаксыз дигән сүз түгел. Һәр компетенциядә карьера һәм һөнәри үсеш өчен урын бар. Ә WorldSkills - ул нәкъ менә уникаль һәм искиткеч шәхесләр белән танышу мөмкинлеге», - ди хәрәкәт вәкиле горурлык белән.

Исегезгә төшерәбез, WorldSkills дөнья чемпионатында дөньяның 63 иленнән 1300 катнашучы чыгыш ясаячак. 1300 эксперт аларның белемнәрен 56 компетенциядә бәяләячәк. Тулаем алганда, алар 6 блокка бүленгән: төзелеш һәм төзелеш технологияләре, иҗат һәм дизайн, хезмәт күрсәтү өлкәсе, мәгълүмати һәм коммуникацион технологияләр, җитештерү һәм инженерлык технологияләре, транспорт һәм логистика.

Дөнья беренчелеге иртәгә «Казан Арена» стадионында ачылачак. Кунакларны зур тамаша көтә, анда Россия эстрадасы йолдызлары, Казанның, Татарстан Республикасының иҗат коллективлары катнашачак. Моннан тыш, аны куелышында өстәмә чынбарлык технологияләре дә кулланылачак.

Барлык яңалыклар