Атна эчендә Казанның Гражданнар хәле актларын теркәү бүлекләрендә 427 бала тууы теркәлгән.
(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче март). Узган атнада Казанның Гражданнар хәле актларын теркәү бүлекләрендә 427 бала (227 малай һәм 200 кыз) тууы теркәлгән.
Казанның иң яшь анасына 19 яшь булса, иң өлкәненә – 46. Иң яшь әтигә 20 яшь булса, иң өлкәненә – 53. Туган вакытта минималь һәм максималь бала авырлыгы күрсәткечләре - 670 һәм 4940 грамм.
Атна дәвамында иң еш кушылган исемнәр: Арина, Әминә, Кәрим, Алисә, София, Самирә, Тимур, Артур. Сирәк кушылган исемнәр: Радмила, Алисия, Арон, Иркә, Минтимер, Рэналь, Әмин һәм Эстер.
Шушы ук чорда Гражданнар хәле актларын теркәү бүлекләрендә 127 пар никахларын рәсмиләштергән, дип хәбәр итә Казанның Гражданнар хәле актларын теркәү идарәсе.