В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Беренче тамашада табигатькә сакчыл караш турында гыйбрәтле тарих күрсәтеләчәк
Фото: Денис Гордийко
Сюжет буенча Алисә, табигатькә хөрмәт белән карамавы аркасында, тылсымлы урманга эләгә, анда күп авырлыклар белән очраша, ләкин һәр сынау аны көчлерәк итә һәм тирә-юньдәге тормышны саклауның никадәр мөһим булуын аңлый башлый.
Курчак спектаклен Горки-Әмәт урманындагы Cube контейнер үзәге амфитеатрында күрсәтәчәкләр. 16:00 сәгатьтә башлана, керү ирекле, дип хәбәр итә Казанның парклар һәм скверлар дирекциясе.
Исегезгә төшерәбез, җәй көне шәһәрнең иҗтимагый киңлекләрендә инклюзив фильмнар күрсәтү, лекцияләр, тренировкалар һәм башка вакыйгалар планлаштырылган. Алар турында тулырак KZN.RU порталындагы материалдан белеп була.