Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
06.03.2019, 15:39

Алексей Смертин, Питер Одемвингие һәм Дмитрий Сенников Казан укучыларын футбол уйнарга өйрәтте

Футбол йолдызлары 110-нчы лицей укучылары өчен мастер-класс бирделәр.

(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы март, Алинә Бережная). Бүген Казан шәһәре Совет районының 110-нчы номерлы лицеенда йолдызлы спортчылар катнашында футбол дәресе узды. Берничә сәгатькә Россия җыелма командасының элеккеге капитаны, "Челси" составында Англия чемпионы, региональ сәясәт һәм халыкара мөнәсәбәтләр буенча РФС директоры Алексей Смертин, "Локомотив", "Вест Бромвич Альбион", "Сток Сити" һәм Нигерия җыелмасы экс-уенчысы Питер Одемвингие, "Локомотив" составында ике тапкыр Россия чемпионы, Россия җыелма командасының элеккеге сакчысы Дмитрий Сенников укытучылар булды. Шулай ук Казан укучылары белән очрашуда 2018 елгы Футбол буенча дөнья чемпионаты илчесе, Татарстан Республикасының атказанган артисты Эльмира Кәлимуллина да катнашты.

Лицейның спорт залында бер кырда йолдызлы футболчылар һәм башлангыч сыйныф укучылары очрашты. 45 минут эчендә спортчылар укучыларны тупны алып барырга, тибәргә һәм тапшырырга өйрәттеләр. "Мин чын футболчылар белән очрашуга бик шат. Җәен ишегалдында футбол уйнарга яратам. Бүгенге мастер-класстан соң мин бары тик җиңәрмен", - дип тәэсирләре белән уртаклашты 1 "А" сыйныф укучысы Аяз Садыйков.

Уку матчыннан соң дәрес лицейның актлар залында "сорау-җавап" форматында дәвам итте. Нигездә, укучылар танылган футболчыларның уңыш сере белән кызыксынды. Футболдан соң танылган спортчыларның травмалары, җиңелүләре һәм тормышы турында да сораулар яңгырады.

"Умыртка баганасы җитди җәрәхәтләнде, шуңа күрә миңа футболдан китәргә туры килде. Әйе, миңа операция ясадылар, әмма спортка кайту авыр булды, өстәвенә, яшь тә зур әһәмияткә ия булды, ул вакытта миңа 34 яшь иде, ә футболчы өчен бу бик күп. Тик мин барысыннан да канәгать, үкенмим, футбол карьерам якты, матур булды. Әйе, җиңелү очраклары булды, әмма җиңүләр күбрәк булды", - дип сөйләде лицейчыларга Дмитрий Сенников.

Күренекле кунаклар арасында Татарстанда туучылар да бар иде. Әйтик, 1993 елда Ташкенттан Одемвингие гаиләсе Чаллыга күчеп килә. Автокалада Питер Одемвингие "КАМАЗ" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә 15 яшькә кадәр шөгыльләнгән.

Футбол дәресе 2018 елгы Футбол буенча дөнья чемпионаты мирасын саклау проекты кысаларында узды. Мондый дәресләр Мәскәү, Санкт-Петербург, Ижевск мәктәпләрендә узды инде. Спортчыларның планнарында Краснодар һәм Сочи мәктәп укучылары футбол уйнарга өйрәтү.

"Безнең төп бурыч футбол мирасын саклап калу. Мондый дәресләр белән без укучыларда футбол белән кызыксыну уятабыз. Күргәнебезчә, балалардан файда бар, аларга кызык, алар безнең белән аралашалар – бу иң мөһиме", - дип ассызыклады Алексей Смертин.

"Әгәр бу балаларның кайберләре 10 елдан соң килеп, очрашудан соң футбол белән профессиональ рәвештә мавыгып китсә, бу безнең өчен төп җиңү булачак", - дип билгеләп үтте Питер Одемвингие.

Фоторепортаж
Алексей Смертин, Питер Одемвингие һәм Дмитрий Сенников 110-нчы лицейда футбол дәресе үткәрде
Барлык яңалыклар