Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
18.04.2026, 14:26

Алексей Песошин Азат Абзаловка һәм Анастасия Латыйповага РФ Президенты Рәхмәтен тапшырды

Бүләкләү тантанасы Җирле үзидарә көне уңаеннан узды

Фото Татарстан рәисе матбугат хезмәте тарафыннан тәкъдим ителә

Казанда Россия Федерациясендә Җирле үзидарә көненә багышланган тантаналы чара узды. «Корстон» кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында узган кичәдә Татарстан премьер-министры Алексей Песошин төбәкнең муниципаль системасын үстерүгә зур өлеш керткән җирле үзидарә органнары хезмәткәрләренә дәүләт һәм ведомство бүләкләре тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Азат Абзалов, Казанның Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе башлыгы урынбасары Анастасия Латыйпова да бар иде, алар Россия Федерациясе Президентының Рәхмәтенә лаек булдылар.

Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Россия Федерациясе Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын башкаручы Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин һәм республиканың җирле үзидарә вәкилләре катнашты, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы рәисе матбугат хезмәте.

Алексей Песошин быел Татарстан Республикасында җирле үзидарәнең 20 еллыгы уңаеннан җирле үзидарә органнарының барлык хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. «Бүген бирегә нинди генә авырлыклар булуга карамастан үзләренә зур җаваплылык алган һәм шәһәрләребезне, районнарыбызны, авылларыбызны, бистәләребезне үстерү, территорияләребезне социаль-икътисади яктан тотрыклы итү һәм гомумән, халыкның иминлеген тәэмин итү мәсьәләләрен уңышлы хәл иткән затлар җыелды. Бүгенге бәйрәмдә катнашкан ветераннарыбызга аерым рәхмәт сүзләре. Сезнең һәркайсыгызга ныклы сәламәтлек, иминлек һәм иң изге теләкләр телим», – диде Татарстан Республикасы премьер-министры.

Ул ассызыклаганча, Җирле үзидарә көнен дәүләт дәрәҗәсендә бәйрәм итү, муниципаль берәмлек мәсьәләләренә ил җитәкчелеге һәм шәхсән Президент тарафыннан игътибар итү – ул әлеге эшчәнлекнең әһәмиятен югары бәяләү һәм җирле урыннардагы эшләрнең торышы өчен зур җаваплылык дигәнне аңлата.

Татарстан премьер-министры берничә дәүләт бүләге тапшырды. Аерым алганда, шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Азат Абзалов, Казанның Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе башлыгы урынбасары Анастасия Латыйпова Россия Федерациясе Президенты Рәхмәтенә лаек булдылар.

Бүләкләү тантанасында Азат Абзалов күпьеллык намуслы хезмәте өчен билгеләп үтелде. Аның эшчәнлеге күпләр өчен эзлекле һөнәри үсеш үрнәге булып тора. 2003 елда хезмәт юлын гади белгеч буларак башлап җибәргән Азат Абзалов, озак еллар дәвамында башкаланың мәдәни көн тәртибе өчен җавап биреп, җитәкче вазифасына кадәр юл үтә. 2025 елның көзеннән ул Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары итеп билгеләнә.

Анастасия Латыйпованың исеме бүгенге Казан күренешен уңай якка үзгәртү белән тыгыз бәйле. Шәһәр планировкасы мәсьәләләрендә төп экспертларның берсе буларак, ул шәһәрнең генераль планын эшләүгә бәяләп бетергесез өлеш керткән, башкаланың дистә еллар алга китеп тотрыклы үсеше өчен нигез салган белгеч булуы белән кадерле.

Россиядә Җирле үзидарә көне 21 апрельдә билгеләп үтелә. Күркәм гадәт буенча, Татарстан Республикасы рәисе әлеге бәйрәм уңаеннан ел саен муниципаль хакимият органнары вәкилләрен котлый.

Барлык яңалыклар