Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
14.09.2023, 15:19

Александра Горячкина Казанда бер үк вакытлы шахмат уены сеансын үткәрәчәк

Анатолий Карпов мәктәбе укучысы Горький паркында яңартылган шахмат мәйданчыгын ачуда 20 көндәш белән көрәшәчәк

Фото: Казан шәһәре KZN.RU

(Казан шәһәре KZN.RU, 14 нче сентябрь). Гросмейстер Александра Горячкина 20 көндәш белән бер үк вакытлы шахмат уены сеансын үткәрәчәк. Чара 17 нче сентябрьдә Казан шәһәр Думасы депутаты Рөстәм Рамазанов инициативасы белән Горький паркында яңартылган шахмат мәйданчыгын ачу тантанасында узачак, дип хәбәр иттеләр Казанның парклар һәм скверлар дирекциясендә.

Александра Горячкина Анатолий Карповның Поляр шахмат мәктәбендә шөгыльләнә. Ул хатын-кызлар арасында ФИДЕ дөнья Кубогы җиңүчесе (2023 ел), өч тапкыр Россия чемпионы (2015, 2017, 2020 ел), команда составында Дөнья чемпионы (2017, 2021 ел).

Гросмейстер белән теләгән һәркем көрәшә ала. Моның өчен теркәлү үтәргә кирәк. Уен 14:00 сәгатьтә үзәк аллея ахырындагы мәйданчыкта башлана.

Моннан тыш, шахмат сезоны ябылачак. Паркның яңартылган беседкасында шул ук көнне соңгы турнир узачак. Анда катнашу өчен теркәлергә кирәк. Турнир җиңүчеләрен медальләр, диплом белән бүләкләячәкләр, шулай ук алар акчалата бүләк алачаклар. Башлану вакыты: 10:00.

Горький исемендәге паркта шахмат мәйданчыгы августта реконструкцияләнгән. Тузган өслекләр яңартылган, тугыз өстәл җиһазландырылган, яктырту элементлары, беседка түбәсе алыштырылган, шулай ук янәшәдәге территория төзекләндерелгән. Өстәлләр һәм эскәмияләр өчен материал итеп эшкәртелгән пластик сайланган, ул үзен югары ныклыклы итеп күрсәткән.

Барлык яңалыклар