Теләүчеләр артериаль басым дәрәҗәсен үлчи һәм белгечтән консультация ала ала.
Фото: Республика иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәге
(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче июль). 10-нчы июльгә кадәр Казанда «Үзеңнең кан басымыңны бел» акциясе уза. Аны Республика иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәге белгечләре Казан дәүләт медицина университеты белән берлектә үткәрә.
Медуниверситет студентлары арасыннан иҗтимагый санитар инструкторлар теләгән кешенең кан басымын үлчи һәм аның югары күтәрелүе нәрсә белән куркыныч булуы турында сөйли. Шулай ук йөрәк һәм кан тамырлары авыруларын профилактикалау турында белешмә әдәбият тарату һәм индивидуаль консультацияләр үткәрелә. Моннан тыш, белгечләр коронавирус инфекциясе һәм COVID-19-га каршы вакцинация турындагы сорауларга җавап бирә.
Барлык теләүчеләрне көн саен Җиңү Проспекты, 141 адресы буенча урнашкан сәүдә үзәгенең цоколь катында көтәләр, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Матбугат хезмәте.