В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Икенчел чимал эшкәртеләчәк һәм аннан уен мәйданчыклары өчен өслек ясалачак.
Фото: Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе
(Казан шәһәре KZN.RU, 14 нче ноябрь). Казанда автомобиль һәм велосипед шиннарын җыю буенча экологик акция узачак. Җыелган икенчел чималны эшкәртәчәкләр һәм аннан балалар мәйданчыклары өчен резин плитәләр ясаячаклар.
Җыелган шиннарны Теләче районындагы заводка илтәчәкләр. Предприятиедә шиннар өч өлешкә – валчык, текстиль һәм металл кордка бүлеп эшкәртеләчәк. Шуннан соң валчыкны клей белән бутап, резин плитәләр ясаячаклар.
Акция 27 нче ноябрьдә Казанның бер сәүдә үзәгенең ачык парковкасында түбәндәге адрес буенча узачак: Җиңү Проспекты, 141 (ориентир – #этонемусор станциясе).
Шиннарны физик затлардан 10:00 дән 12:30 га кадәр генә кабул итәчәкләр, дип хәбәр ителә «Вконтакте» социаль челтәрендәге «ЭкоЛогично» төркемендә.