Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
27.05.2019, 11:04

Бүген Казанда «Йөгерә торган китап» акциясе узачак

Маршрут барышында акциядә катнашучылар үтеп баручыларга әдәби эрудициягә кагылышлы сораулар бирәчәк.

(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче май). Бүген Казан бөтенроссия Китапханәләр көненә кушыла. Шәһәр китапханәләрендә төрле чаралар узачак. Төп вакыйга – Ачык ишекләр көне, аның кысаларында мастер-класслар, тематик экскурсияләр, китап күргәзмәләре, балалар һәм өлкәннәр өчен фәнни-популяр әдәбият күргәзмәләре оештырылачак.

Үзәк китапханә «Йөгерә торган китап» бөтенроссия иҗтимагый-мәдәни акциясенә кушыла, ул китапханәләрне инновацион һәм креатив тирәлек буларак популярлаштыруга, танып-белү ял итү урыннары һәм мәдәни тормыш үзәкләренең берсен шәһәр картасында популярлаштыруга юнәлдерелгән. Акция интеллектуаль ярыш рәвешендә узачак. Бу – укучылар аудиториясен җәлеп итүнең һәм киңәйтүнең яңа интерактив форматы, ул уен механикасын һәм спорт дисциплинасын берләштерә, дип хәбәр итә шәһәрнең Мәдәният идарәсе.

Өйлә вакытында барлык теләге булган китапханәчеләр һәм волонтерлар Вишневский урамыннан Лядской бакчасына кадәр алдан эшләнгән маршрут буенча бер үк вакытта старт ала. Маршрут барышында акциядә катнашучылар үтеп баручыларга әдәби эрудициягә кагылышлы сораулар бирәчәк, бүләккә китап яки кызыксындыру бүләге тапшырачаклар. Әдәбият сөючеләр яңа китаплар, видеокүзәтүләр, соңгы бестселлерга буктрейлерлар белән танышачак, конкурсларда һәм викториналарда катнашачак. Балалар өчен китап тарихы буенча интерактив уен-сәяхәт оештырылачак. «КаЛитКа» әдәби кафесында иҗади яшьләр «Ирекле микрофон»да шигырь һәм проза укыячак.

Үзәк балалар китапханәсендә яшь китап укучылар һәм аларның әти-әниләре «Мин бүген китапханәче» рольле уенында, дөнья китапханәләре буйлап виртуаль сәяхәттә катнаша алачаклар.

Барлык яңалыклар

Бүген Казанда «Йөгерә торган китап» акциясе узачак

<p> (Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче май). Бүген Казан бөтенроссия Китапханәләр көненә кушыла. Шәһәр китапханәләрендә төрле чаралар узачак. Төп вакыйга – Ачык ишекләр көне, аның кысаларында мастер-класслар, тематик экскурсияләр, китап күргәзмәләре, балалар һәм өлкәннәр өчен фәнни-популяр әдәбият күргәзмәләре оештырылачак. </p> <p> Үзәк китапханә «Йөгерә торган китап» бөтенроссия иҗтимагый-мәдәни акциясенә кушыла, ул китапханәләрне инновацион һәм креатив тирәлек буларак популярлаштыруга, танып-белү ял итү урыннары һәм мәдәни тормыш үзәкләренең берсен шәһәр картасында популярлаштыруга юнәлдерелгән. Акция интеллектуаль ярыш рәвешендә узачак. Бу – укучылар аудиториясен җәлеп итүнең һәм киңәйтүнең яңа интерактив форматы, ул уен механикасын һәм спорт дисциплинасын берләштерә, дип хәбәр итә шәһәрнең Мәдәният идарәсе. </p> <p> Өйлә вакытында барлык теләге булган китапханәчеләр һәм волонтерлар Вишневский урамыннан Лядской бакчасына кадәр алдан эшләнгән маршрут буенча бер үк вакытта старт ала. Маршрут барышында акциядә катнашучылар үтеп баручыларга әдәби эрудициягә кагылышлы сораулар бирәчәк, бүләккә китап яки кызыксындыру бүләге тапшырачаклар. Әдәбият сөючеләр яңа китаплар, видеокүзәтүләр, соңгы бестселлерга буктрейлерлар белән танышачак, конкурсларда һәм викториналарда катнашачак. Балалар өчен китап тарихы буенча интерактив уен-сәяхәт оештырылачак. «КаЛитКа» әдәби кафесында иҗади яшьләр «Ирекле микрофон»да шигырь һәм проза укыячак. </p> <p> Үзәк балалар китапханәсендә яшь китап укучылар һәм аларның әти-әниләре «Мин бүген китапханәче» рольле уенында, дөнья китапханәләре буйлап виртуаль сәяхәттә катнаша алачаклар. </p>