Катнашырга теләүчеләрне Киров дамбасы янындагы пляжда көтәләр.
Фото: Денис Гордийко
Активистлар Клара Цеткин урамы һәм Киров дамбасы кисешкән яктагы пляжда 9:30 сәгатьтә җыелачак. Чарада катнашучыларга кирәкле барлык инвентарьны урында бирәчәкләр.
«Россия суы» бөтенроссия акциясе 2014 елдан бирле «Экология» илкүләм проектының «Уникаль су объектларын саклау» федераль проекты буенча «Тамчыдан күл җыела» марафоны кысаларында үткәрелә.
2021 елда акция нәтиҗәләре буенча Татарстан илнең барлык төбәкләре арасында 1 нче урынны алды. 10 мең км озынлыктагы яр буе полосасы чистартылды, җыештыруга 276 меңнән артык кеше кушылды, дип хәбәр итә ТР Экология министрлыгының матбугат хезмәте.
12 нче августта марафон субъектлар рейтингында узган ел беренче урыннарны алган тагын өч төбәкне колачлаячак – Карачай-Черкесия, Ингушетия һәм Төньяк Осетия-Алания.
Экологик акция Авиатөзелеш районындагы Урман күлендә үткәрелергә тиеш иде, әмма оештыручылар локацияне алыштырырга карар кылган.