В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Волонтерлар 37 капчык чүп-чар җыйдылар.
(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче август). Казанның Киров районында Зөбәрҗәт күле чүп-чардан чистартылды. «Прекрасные Зеленые» волонтерлык иҗтимагый хәрәкәтенең инициатив төркеме 37 капчык чүп-чар җыйды.
Өмәдә волонтерлар автомобиль парковкасыннан ерак түгел урнашкан яшел зонаны чүп-чардан чистарттылар. Активистлар моның белән тукталырга җыенмыйлар һәм Казан урманнары һәм сулыклары территорияләрен чүп-чардан чистартуны дәвам итәргә планлаштыралар, дип хәбәр итә шәһәрнең Киров һәм Мәскәү районнары матбугат хезмәте.
Исегезгә төшерәбез, Казан активистлары Зәңгәр күл территориясеннән 70 капчык чүп җыйдылар.