Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
08.09.2025, 09:51

Бу елны Аксенов-фест документалистикага багышлана

Фестиваль чаралары 17 нче сентябрьдән 20 нче сентябрьгә кадәр Аксенов йортында, китапханәләрдә һәм шәһәр паркларында үтәчәк

Казанда 17-20 сентябрь көннәрендә Аксенов-фест фестивале узачак. Фестивальнең бу елгы темасы - «ДокПроза. ДокКино. ДокТеатр. Одновременно и врозь». Матур гадәт буенча, Казан Ратушасында «Йолдызлы билет» әдәби-музыкаль премиясе тапшырылачак. Әлеге бүләк ел саен сәләтле яшь язучыларга, шагыйрьләргә һәм музыкантларга бирелә.

Фестивальгә багышланган әңгәмәләр, лекцияләр һәм музыкаль кичәләр Аксенов йортында, Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә, 13, 26, 27 нче номерлы шәһәр китапханәләрендә, Казан Ратушасында, Балыкчы бакчасында, Аксенов бакчасында һәм Елмай паркында үтәчәк. Шулай итеп, фестиваль 9 локацияне үз эченә ала.

Фестиваль кунаклары арасында Евгений Попов, Эдуард Веркин, Андрей Опарин, Дмитрий Воденников, Анна Баснер, Максим Замшев, Илья Бояшов, Евгения Декина, Екатерина Златорунская кебек шагыйрьләрне, язучыларны, режиссерларны һәм сценарий авторларын, шулай ук француз язучысы Ив Готьены да күрергә мөмкин булачак.

Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә фестиваль дәвамында иҗади очрашулар һәм әңгәмәләр үтәчәк. Чараларда Аксенов иҗатында документалистиканың роле хакында фикер алышачаклар. «Литературная газета»ның баш мөхәррире Максим Замшев үзенең яңа китапларын тәкъдир итәчәк. Театр һәм кино режиссеры Андрей Опарин үзе куйган спектакльләр мисалында документның театр киңлекләрендә шигъри перфоманска әйләнүе хакында сөйләячәк.

Анна Баснер кешенең шәһәр киңлекләрендә яшәү рәвеше хакында фикерләрен җиткереп, «Парадокс Тесея» китабын тәкъдир итәчәк. Режиссер һәм журналист Рәдиф Кашапов «Мон. Аңлашу» фильмын тәкъдим итәчәк. «Моң» театр мәйданчыгында «Луманзе/Кар кызы» спектаклен күрсәтү күздә тотыла. Ив Готье Михаил Пришвин көндәлекләре белән эшчәнлеге һәм үзенең «Возврату не подлежит» дигән яңа романы хакында сөйләячәк. Иҗади очрашуны күренекле театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов үткәрәчәк.

Аксенов йортында Василий Аксеновка багышланган яңа күргәзмә оештырылачак. Язучы Евгений Попов «Саша. Александр Кабаков и его время» («Саша. Александр Кабаков һәм аның чоры») дигән яңа китабын тәкъдир итәчәк. Музейда Екатерина Варкан катнашында «Пушкин һәм Наталья Гончарова йөзекләре. Артефакт һәм әдәби ачышлар» темасына иҗади очрашу оештырылачак. Язучы һәм тарихчы Илья Бояшов «Әдәби әсәрдә документ, риваять һәм миф яши аламы?» темасына әңгәмә үткәрәчәк.

Аксенов бакчасында 19 нчы сентябрь көнне «Александр укулары» дип исемләнгән театральләштерелгән әдәби тамаша көтелә. Казанның әйдәп баручы актерлары Александр Кабаков әсәрләреннән өзекләр укыячаклар. Чарада «Йолдызлы билет» премиясе лауреаты Анна Королева саксофонда уйнаячак.

Шул ук көнне Елмай паркында балалар һәм олылар өчен «На полпути к Луне» («Айга ярты юлда») дип исемләнгән музыкаль-әдәби программа оештырыла. Чара кысаларында Василий Аксеновның шул ук исемдәге әсәре укылачак. Анна Королева кичәне музыкаль яктан бизәр дип көтелә.

Шул ук көнне кич белән Балыкчы бакчасында «Сосна чабатасы» фильмы күрсәтелә һәм режиссер, музыкант Рәдиф Кашапов белән очрашу оештырылачак. Теләге булганнар мастер-класста инде онытылып бара торган «Сосна чабатасы» дип аталган татарча биюне искә төшерә алачак.

Фестивальнең бай программасы яңартылган муниципаль 13 нче номерлы «Сандугач», 26 нчы номерлы һәм 27 нче номерлы «Гаилә» китапханәләрендә тәкъдим ителәчәк.

Чараның тулы программасы Үзәкләштерелгән китапханә системасының https://cbskazan.ru/page75755206.html рәсми сайтында бастырыла, шунда ук алдан теркәлеп, фестивальгә кагылышлы һәр чарада бушлай катнашырга була. Чара тәмамлангач, катнашучыларга электрон сертификат җибәреләчәк.

Барлык яңалыклар