Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
15.02.2019, 17:23

Казанның аккредитацияләнгән кафе һәм рестораннары WorldSkills Kazan 2019 кунаклары һәм катнашучылары өчен тәкъдим ителгән исемлеккә керәчәк

Шәһәр Башкарма комитетында WorldSkills Kazan 2019 чемпионаты кунакларын кабул итүгә әзерлек буенча фикер алыштылар.

(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче февраль, Алена Мирошниченко). Бүген шәһәр Башкарма комитетында Казанның җәмәгать туклануы предприятиеләрен WorldSkills Kazan 2019 чемпионаты кунакларын кабул итүгә әзерләү турында фикер алыштылар. Киңәшмәдә беренчелек, Казан җәмәгать туклану йортлары аккредитациясе кысаларында туристларны кабул итү һәм Visit Tatarstan тәкъдим итү-значогын алу шартлары, шулай ук кафе һәм рестораннарның эшен инглиз телендә камилләштерү алымнары турында фикер алыштылар.

Туризм үсеше комитеты җитәкчесе Дарья Санникова билгеләп үткәнчә, әлеге чара туризм өлкәсендәге барлык предприятиеләргә чираттагы тапкыр үзләренең потенциалын һәм тулаем шәһәрнең мөмкинлекләрен күрсәтү мөмкинлеге бирә. "Дөньяның 60 иленнән 1600-гә якын яшь белгеч безнең шәһәргә, теге яки бу компетенциядә медальләр өчен көрәшергә киләчәк. Аларны 1500-дән артык эксперт бәяләячәк. Бу чара кунакчыллык һәм туризм индустриясе өчен бик әһәмиятле", - диде ул.

Шул ук вакытта чемпионат кысаларында туристлар агымы дүрт ярыш көне һәм ябылу тантанасы белән генә чикләнмәячәк, дип билгеләп үтте "Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе" КБАО генераль директоры урынбасары Максим Денисов. Ул кунакларның төп агымы 15 августтан 1 сентябрьгә кадәр булган вакытка туры киләчәк, дип аңлатты. WorldSkills төп чемпионатыннан тыш, 12 компетенциядә катнашучы яшүсмерләр арасында 280-гә якын кешене берләштергән ярышлар узачак. Моннан тыш, 27 компетенциядә 380-гә якын катнашучы һәм эксперт FutureSkills һәм Future Skills Show ярышларында катнашачак, анда киләчәкнең эшче һөнәрләре күрсәтеләчәк. Шул ук вакытта ярышлар барган көннәрдә "Казан Экспода" 1200-гә якын катнашучыны берләштергән WorldSkills халыкара конференциясе узачак.

Ярышлар чорына кайтсак, бу вакытта Казанда 16 меңгә якын катнашучы һәм кунак булачак, диде М.Денисов. Күбесе - Европа һәм Азиядән. Иң эре делегацияләр арасында Кытай, Тайвань, Корея, Япония, Россия һәм Бразилия бар. "Урнаштыру планында катнашучыларны Универсиада авылында, калганнарын – Казан кунакханәләрендә урнаштыру күздә тотыла. Аларның күбесе шәһәрнең үзәк өлешендә тупланган. Моннан тыш, без чемпионатны оештыручылардан җәмәгать туклануы буенча тәкъдимнәр алдык. Алар менюда Азия кухнясына, веган, вегетариан һәм глютенсыз ризыкларга караган позицияләр санын арттырырга тәкъдим иттеләр", - дип мөрәҗәгать итте М.Денисов Казан рестораторларына.

Кунакларга мөмкин кадәр төрле тәкъдимнәр бирү өчен, Казанда кунакчыллык таләпләренә туры киләчәк биналарның бердәм исемлеген булдыру турында карар кабул ителде. Д.Санникова мондый эш форматы шәһәрдә Футбол буенча дөнья чемпионатын уздыру вакытында үзен яхшы яктан күрсәтте, дип искәртте. Visit Tatarstan аккредитациясен алу һәм аның өстенлекләре турында "ТР туризмны үстерү үзәге" коммерцияле булмаган автоном оешмасы директоры Дилбәр Садыйкова сөйләде. Ул ассызыклап үткәнчә, аккредитация чираттагы тикшерүне һәм санкцияләр төзүне күздә тотмый, киресенчә, ул бушлай.

Мәсәлән, гариза тутырудан тыш, рестораннарга һәм кафеларга инглиз телендәге персоналга, ким дигәндә, инглиз теленә тәрҗемә ителгән менюга, эшчәнлеккә рөхсәт итүче сайтка һәм аккаунтларга экспертиза узарга кирәк булачак. "Аккредитацияләнгән объектлар наклейка, сертификат һәм ел дәвамында өстенлекле үсеш ала", - диде спикер.

"Без хезмәткәрләрнең чит тел белмәве проблемасы белән һаман очрашып торабыз. Бу мәсьәләне хәл итүне без профильле югары уку йортлары студентларын чемпионатны уздыру чорында җәмәгать туклануы предприятиеләрендә эшләргә җәлеп итүдә күрәбез", - дип белдерде Д.Санникова. Бу инициатива турында Казан һәм Татарстан Республикасы рестораторлары һәм отельерлары ассоциациясе идарәсе рәисе Зөфәр Гаязов җентекләп сөйләде. Әлеге фикерне Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Гафаров хуплады һәм югары уку йортлары ректорлары белән берлектә студентларның мондый практикасын оештыру турында фикер алышу өчен эшче төркем төзергә тәкъдим итте.

"Мин безнең шәһәрдә мондый масштаблы чараларны уздыруны туристлык бизнесына матди булмаган инвестицияләр итеп саныйм", - дип йомгаклады Р.Гафаров һәм рестораторларга май аенда Казанның "Яшь профессионаллар" илкүләм чемпионатын көтүен, моның турында да онытырга ярамавын искәртте.

Һөнәри осталык буенча WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты Казанда 22-27 августта узачак. Турнирның 56 компетенциясендә дөньяның 60 иленнән яшь белгечләр катнашачак. 20 майдан 24 майга кадәр Татарстан Республикасы башкаласы "Яшь профессионаллар" VII Илкүләм чемпионаты финалын кабул итәчәк.

Фоторепортаж
Шәһәр Башкарма комитетында WorldSkills Kazan 2019 чемпионаты кунакларын кабул итүгә әзерлек буенча фикер алыштылар
Барлык яңалыклар