Төзелеш-монтаж эшләре 20-нче сентябрьгә тәмамланыр, ә ярашлылык турында нәтиҗә 30-нчы сентябрьгә алыныр, дип көтелә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче август, Алсу Сафина). Казанның Совет районындагы «Молодежный» торак комплексының Нокса Авышлыгы урамында урнашкан беренче йортын 20-нче сентябрьгә төзеп бетерү планлаштырыла, шуннан соң, 30-нчы сентябрьгә, объектның техник регламентлар һәм проект документлары таләпләренә туры килү-килмәве турында Дәүләт төзелеш күзәтчелеге бәяләмәсен алырга мөмкин булачак . Бүген «Фон»ның проблемалы торак комплексындагы йортны төзеп бетерү белән шөгыльләнә торган «Ак Таш» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры Газинур Әхмәтов шундый срокларны әйтте. Подрядчылар һәм челтәр оешмалары вәкилләре катнашындагы күчмә киңәшмәне Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов үткәрде.
Хәзерге вакытта «Молодежный»ның беренче йортында отделка, витражларны пыяла белән тышлау эшләре бара, инженерлык белән тәэмин итү этабы тәмамланып килә, аерым алганда, индивидуаль җылылык пунктын монтажлау ахырына якынлаша. Объектта барлыгы 40-ка якын кеше эшли.
Бүгенге көндә төп мәсьәләләр арасында - проект документларына кабат экспертиза үткәрү. Азат Нигъмәтҗанов проектлаучыларга атна дәвамында «Ак таш»ка алга таба экспертизага җибәрү өчен кирәкле документларны тапшырырга кушты. Моннан тыш, Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары «Ак таш» вәкилләреннән төзелеш-монтаж эшләрен үткәрү графигын сорады, алар 20-нче сентябрьгә тәмамланырга тиеш.
«Молодежный» торак комплексының беренче йортын тапшыру өчен үтәлергә тиешле тагын бер шарт - күрше икенче йортта башня кранын кулланып алып барыла торган эшләрне тәмамлау. Бүгенге көндә кран әлегә тора – 150 куб. метр мәйданда кирпеч салу эшләре һәм тагын 7 катта бүлемнәр урнаштырасы калган.
Г.Әхмәтов сөйләвенчә, икенче йортта эшләрне финанслау мәсьәләсе әлегә кадәр хәл ителмәгән. Исегезгә төшерәбез, вариантларның берсе - компаниягә компенсация буларак җир кишәрлеге бирү, аның хисабына подрядчы объектта эш алып барачак. Бүгенге көндә финанслау чыганаклары белән бәйле мәсьәлә ачык булуга карамастан, «Ак таш» башлыгы сентябрь ахырына, беренче йортны файдалануга тапшыру вакытына, башня краны куллануны таләп итә торган эшләр тәмамланачак, дип ышандырды. Аның сүзләренә караганда, хәзерге вакытта белгечләрнең күбесе социаль объектлар төзүгә җәлеп ителгән, эшләр тәмамлануга алар «Молодежный» торак комплексы йортларына җәлеп ителәчәк.
Исегезгә төшерәбез, «Молодежный» торак комплексы 5 йортны үз эченә ала, бүгенге көндә аларның икесе файдалануга тапшырылган, тагын ике объектта эшләр бара. «Фон» торак комплексының 20 катлы беренче йортын төзүгә «Ак таш» узган елның көзендә кереште. Параллель рәвештә икенче 14-16 катлы йортта да эшләр башланды. Башта подрядчы сыйфатында «ГК «СК Строй» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте җәлеп ителгән, хәзер эшләрне «Ак таш» алып бара. Торак комплексының бишенче йорты инде берничә ел свай этабында кала бирә.
Киңәшмәдә Капиталь төзелеш һәм реконструкция идарәсе башлыгы Марат Сәмигулин, «Фон-Ривьера» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры Диана Әхмәтҗанова, «Фон» компанияләр төркеме техник директоры Сергей Орлов, челтәр оешмалары һәм шәһәр хезмәтләре вәкилләре катнашты.