В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казан клубы Хельсинкиның «Йокерит»ын 4:3 исәбе белән отты.
(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче октябрь). «Ак Барс» үз боз кырындагы өч матчлы серияне җиңү белән тәмамлады. «Татнефть-арена» бозында Казан клубы Финляндиянең Хельсинки шәһәренең «Йокерит» клубын 4:3 исәбе белән отты. Хәлиткеч гол овертаймда кертелде.
Беренче таймда ук «Ак Барс» уенчылары – Джастин Азеведо һәм Кирилл Петров көндәшләре капкасына берәр гол кертте. Икенче таймда «Йокерит» Брайан О'Нилл һәм Петер Регин керткән ике гол исәбенә реабилитацияләнә алды. Тайм азагына ике минут кала Кирилл Петров тагын бер гол кертте. Өченче тайм Брайан О' Ниллның икенче голы белән билгеләп үтелде һәм 3:3 исәбе белән тәмамланды. Уенның нәтиҗәсен овертайм хәл итте, анда «Ак Барс» уенчысы Михаил Фесенко матчның 62-нче минутында көндәш команда капкасына алка кертте.
Узган уен нәтиҗәләре буенча Казан клубы континенталь хоккей лигасының «Восток» конференциясендә элеккечә алда бара - ул 28 очко туплады. Сезондагы 17 матч эчендә команда 13 җиңү яулады. «Йокерит» көнбатыш конференциясендә алтынчы урынга төште – алар 16 уенның 6-сында гына җиңү яулаган һәм 20 очко туплаган.
Искәртеп узабыз, быелгы үз кырындагы өч матчлы сериядә «Ак Барс» шулай ук Мәскәү ЦСКАсы һәм Екатеринбургның «Автомобилист»ы белән очрашты. Казанлылар мәскәүлеләргә генә оттырды.
Киләсе матч Татарстан башкаласы командасын 19-нчы октябрьдә Уфада көтә – ул «Салават Юлаев» белән очрашачак. Үз боз кырына алар 26-нчы октябрьдә кайтачак.