В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бүгенге көндә Казан клубы – Континенталь хоккей лигасының көнчыгыш конференциясенең абсолют лидеры.
Фото: «Ак Барс» хоккей клубы
Бүгенге көндә «Ак Барс» – Континенталь хоккей лигасының көнчыгыш конференциясенең абсолют лидеры. Казан хоккейчылары бу сезонда 31 матч уздырдылар, шуларның 21-е «барслар» җиңүе белән тәмамланды. Хәзерге вакытта клуб арсеналында 46 очко. «Северсталь» КХЛның көнбатыш конференциясендә 7-нче урында тора. 29 уенда команда 15 җиңү яулады һәм 32 очко эшләде, дип хәбәр ителә «Ак Барс» ХК сайтында.
Исегезгә төшерәбез, 29-нчы ноябрьдә Казанда шулай ук Мәскәү ЦСКАсына каршы «Рубин» матчы узачак.