Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
17.02.2020, 11:05

«Ак Барс» үз кырында Омск шәһәренең «Авангард» командасы белән уенын татар мәдәниятенә багышлаячак

Матч тамашачылары өчен тематик күңел ачу программасы әзерлиячәкләр.

(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче февраль). 18-нче февральдә Казанның «Ак Барс» командасы үз кырында Омскның «Авангард»ына каршы уйнаячак. Очрашу «Татнефть-Арена»да узачак. Матч татар мәдәниятенә багышланачак.

Клублар бүген Континенталь хоккей лигасының көнчыгыш конференциясендә турнир таблицасының беренче баскычларын били. «Барслар» бу сезонда алда баруын дәвам итә – аларның исәбендә 57 матчта 35 җиңү һәм 87 очко. Омск уенчылары 58 матчта 30 җиңү һәм 82 очко белән икенче урынны били.

Булачак уенга Казан клубы җанатарлар өчен масштаблы күңел ачу программасы әзерләде. Тамашачылар өчен активлык «Татнефть-Арена» янында ук башланачак − боз сарае территориясендә аниматорлар һәм алып баручы эшләячәк, фотозона урнаштырылачак, шулай ук Сабантуйның кышкы версиясе дә узачак. Мәйданчыклар 17.30 сәгатьтә эшли башлаячак.

Шул ук вакытта боз аренасы фойесында активлык башлана, анда җанатарларны «Чын татар» һәм «Татар йорты» фотозоналары, шулай ук татар чәе әзерләү буенча мастер-класс көтә.

Уен вакытында алып баручылар арена касәсендә ике телдә – рус һәм татар телләрендә эшләячәк, ә гимннар һәм беренче периодта очрашуны музыкаль озата бару «Казан нуры» халык уен кораллары оркестры тарафыннан башкарылачак. Матчның махсус кунагы «КАМАЗ-мастер» командасы узышчысы, «Дакар» раллиенда ике тапкыр җиңүче Андрей Каргинов булачак.

Уен 19.00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр ителә «Ак Барс» сайтында.

Барлык яңалыклар