В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казанлылар бу сезонда дүртенче тапкыр Чәк-чәк кубогын оттылар.
(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы февраль). «Ак Барс» хоккей клубы даими чемпионатның йомгаклау «Яшел көрәш»ендә җиңде. Кичә казанлылар үз мәйданнарында Уфаның «Салават Юлаев» командасын 3:2 исәбе белән җиңде һәм сезонда дүртенче тапкыр Чәк-чәк кубогына ия булды.
Матчның беренче ике алкасы «Салават Юлаев» уенчысы - Сакари Маннинен тарафыннан кертелгән иде. Әмма икенче таймда ук «Ак Барс» көндәше капкасына өч алка кертте. Голларның авторлары - Виктор Тихонов, Андрей Педан һәм Артем Галимов.
Узган уеннар нәтиҗәләре буенча, «Ак Барс» континенталь хоккей лигасының көнчыгыш конференциясендә үзенә беренче урынны тәэмин итте инде – 61 матчта казанлылар 44 җиңүгә иреште һәм 93 очко туплады. «Салават Юлаев» турнир таблицасының алтынчы баскычында бара, аның активында 62 матчта 29 җиңү һәм 68 очко бар.
«Ак Барс» даими чемпионатны киләсе матч белән төгәлләячәк – 27-нче февральдә казанлылар үз мәйданнарында Екатеринбургның «Автомобилист» командасын кабул итәчәк, уен 19.00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр ителә хоккей клубы сайтында.