В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу җиңү ярдәмендә казанлылар Континенталь хоккей лигасының Көнчыгыш конференциясендә беренче урынга чыктылар
Фото: «Ак Барс» хоккей клубы
(Казан шәһәре KZN.RU, 12 нче октябрь). Казанның «Ак Барс» хоккей клубы Континенталь хоккей лигасының күчмә матчында Хабаровскиның «Амур» командасын 5:3 исәбе белән җиңде. Бу ТР башкаласыннан килгән команда өчен рәттән дүртенче җиңү булды. «Ак Барс» составында Дмитрий Кателевский, Илья Сафонов, Александр Радулов, Дмитрий Яшкин һәм Никита Лямкин аерылып торды.
Әлеге җиңү ярдәмендә «Ак Барс» Континенталь хоккей лигасының Көнчыгыш конференциясендә беренче урынга чыкты. Киләсе матчны казанлылар шулай ук Хабаровск «Амур»ы белән уйнаячак. Очрашу 14 нче октябрьдә узачак.
17 турдан соң «Ак Барс» 25 очко җыйды, аннан соң килгән «Металлург» исәбендә дә шул ук санда очко, әмма казанлыларның запаста матчы бар.