В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Киләсе матчны Казан хоккейчылары үз мәйданнарында уздырачак - 15-нче февральдә алар Мәскәүнең «Спартак» командасы белән уйнаячак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче февраль). «Ак Барс» күчмә серияне Риганың «Динамо» командасын җиңеп тәмамлады. Уен кичә Казан хоккей клубы файдасына 2:1 исәбе белән тәмамланды.
Континенталь хоккей лигасының көнчыгыш конференциясендә «Ак Барс» элеккечә алда бара: 56 матчта ул 34 җиңү яулаган һәм 85 очко җыйган. Бу сезонда ригалылар көнбатыш конференциядән плей-оффка чыга алмады, Гагарин Кубогы өчен көрәштә «Динамо» мөмкинлекләрен барысыннан да иртәрәк югалтты – команда активында 56 матчта 9 җиңү һәм 34 очко җыелган.
Киләсе матчны «Ак Барс» үз кырында уздырачак – 15-нче февральдә «Татнефть-Арена»да алар Мәскәүнең «Спартак» командасы белән уйнаячак. Очрашу 17.00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр ителә Казан хоккей клубы сайтында.