Бүген тамашалар Горки-Әмәт урманында, Фучик урамы бульварында һәм Казан Кремленең Гавами урыннар ишегалдында узачак.
Фото: Денис Гордийко
Яңа Савин районында яшәүчеләр өчен чыршы шәһәрчекләре Четаев урамы буенча 14 нче, Әпсәләмов урамы буенча 19 нчы һәм Чистай урамы буенча 88 нче йортлар ишегалларында ачылачак. Чыршы утлары Идел буе районы ишегалларында да кабыначак. 17:00 сәгатьтә Яңа ел тамашасы «Чулпан» мәдәни үзәге янындагы скверда, ә 18:00 сәгатьтә Отар мәдәният йорты янындагы мәйданда узачак. Шулай ук чыршы шәһәрчеге 18:00 сәгатьтә Фучик урамындагы бульварда ачылачак.
Горки-Әмәт урманында 19:00 сәгатьтә Казан циркыннан «Уенчыклар тормышы» тамашасын күрергә мөмкин булачак. Тамашачылар алдында жонглерлар, акробатлар, эквилибристлар чыгыш ясаячак. Номерлар төрле яшьтәге тамашачылар өчен кызыклы булачак.
Нәни шәһәрлеләр өчен Казан Кремленең Гавами урыннары ишегалдында «Кощей против Нового года» спектакле күрсәтеләчәк. Тамашачыларга Кыш бабайга һәм аның командасына бүләкләр белән капчыкны кайтарырга ярдәм итәргә туры киләчәк. Тамаша 18:00 сәгатьтә башлана, керү ирекле.
Быел Казанда 19 җәмәгать киңлегендә 100 дән артык бушлай кышкы чара узачак. Бәйрәм программасы гыйнвар уртасына кадәр дәвам итәчәк. Булачак вакыйгалар, чыршы базарлары, шугалак һәм чаңгы трассалары, шулай ук пиротехниканы куллану мәйданчыклары турында KZN.RU порталындагы махсус бүлектә белергә була.