В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
KZN.RU порталы якындагы ялларга кызыклы чаралар әзерләде.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы июль). Бу атнада Казан бөтен ил экстремалларының «Урам» ачык спорт мәйданчыгында җыелачак II Бөтенроссия Urban games урам уеннарын кабул итәчәк. Моннан тыш, Татарстан башкаласы беренче тапкыр Әзербайҗан милли келәм музее һәм Artwin Gallery рәссамы Дима Ребустан күргәзмәләр уздыра. Шулай ук казанлылар үтенече буенча шәһәрдә яңадан ART in motion проекты ачылды, ул танылган рәссамнар полотносын гадәти булмаган кысаларда тәкъдим итә. Санкт-Петербургтан килгән моушен-дизайнер экспозициясендә март аенда 10 меңнән артык кеше булган.
Татар телендә «Татарстан термотөш реакторы» лекциясе (12+)
9-нчы июль көнне 19:00 сәгатьтә ТР Милли китапханәсе террасасында
Лекцияне Калифорниядә ракеталар проектлау белән шөгыльләнүче, Bagaveev Corporation компаниясенә нигез салучы Надир Баһавиев үткәрәчәк.
Адрес: Пушкин урамы, 86. Керү ирекле, теркәлү буенча.
«Келәм сәнгате – мәгънәләр эволюциясе» күргәзмәсе (0+)
5-нче сентябрьгә кадәр «Манеж» күргәзмә үзәгендә *
Казанда беренче тапкыр Әзербайҗаннарның келәм туку, аның гореф-гадәтләре һәм заманча гәүдәләнеше темасына багышланган зур экспозиция күрсәтеләчәк.
Әзербайҗан милли келәм музее (Баку шәһәре) – XIX-XX гасырлар чигендә иҗат ителгән келәм сәнгатенең классик әсәрләрен үз эченә алган, Әзәрбайҗан келәмнәренең иң тулы җыелмасын туплаган дөньяда беренче музей. Аларның һәркайсы орнамент, колорит һәм техник алымнарның үзенчәлекләре буенча теге яки бу төбәк традициясенең үрнәге булып тора.
2010 елда ЮНЕСКО кешелекнең матди булмаган мәдәни мирасы Репрезентатив исемлегенә кертелгән Әзербайҗан келәм туку сәнгате бүген дә яңа алымнар белән өзлексез баеп, әмма борынгы традицияләрне югалтмыйча чәчәк ата. Нәкъ менә бу күргәзмәдә тәкъдим ителгән традицион Әзербайҗан келәмнәрен һәм Chingiz иҗади тәхәллүсе астында эшләүче Чыңгыз Бабаевның автор әсәрләрен берләштерә.
Күргәзмә белән бергә барган документаль фильмда Chingiz тамашачылар белән иҗади процесс серләре белән уртаклашачак, традицион келәм фәлсәфәсе турында сөйләячәк.
Адрес: Шейнкман проспекты, «Казан Кремле» Музей-тыюлыгы. Керү билетлар буенча.
«1000 дә 1 кичә» Казан велодевичнигы (16+)
10-нчы июль көнне 10:00 сәгатьтә Камал исемендәге театр каршындагы мәйданда
Казан велодевичнигы велосипед яратучы хатын-кызларны һәм аларның кавалерларын җыя. 11:00 сәгатьтә оештырылган колонна Бауман урамы, Кремль янындагы яр буе буйлап хәрәкәт итәчәк, аннары Игенчеләр сарае яныннан Бауман урамына кадәр һәм Г.Камал исемендәге театрга кадәр барачак, анда якынча 14:00 сәгатьтә финишлый. Маршрут һәм финиш урыны төзәтелергә мөмкин.
Алга таба конкурс узачак, катнашуның төп шарты –хатын-кызлар һәм аларның тимер атлары өчен регламентлаштырылган дресс-код. Күлмәк, костюмнар, чәчәкләр һәм антуражны шәһәр халкы бәяләячәк, иң яхшыларына чараның партнерларыннан бүләкләр тапшырылачак. Конкурс берничә номинация буенча узачак: «Иң матур бизәлгән велосипед», «Иң көтелмәгән костюм», « Иң яхшы озата баручы егет образы», «Иң яшь катнашучы», «Иң яхшы образ».
Адрес: Татарстан урамы, 1. Катнашу бушлай, теркәлү буенча.
ART in motion күргәзмәсе (18+)
18-нче июльгә кадәр 10:00 сәгатьтән 19:00 сәгатькә кадәр «Россия – минем тарихым» мультимедиа паркында
Күргәзмәдә танылган рәссамнарның полотнолары куелган. Эш авторы – Санкт-Петербургтан килгән моушен-дизайнер Ләйлә Дарчиева, ул дөнья рәсем сәнгатенең шедеврларын җанландырып, кызыклы һәм нәтиҗәле эшләр иҗат итә. Аның анимацияләнгән эшләрен Евровидение-2021-дә күрергә мөмкин иде.
Мультимедиа паркының 26 залында 100-дән артык танылган картина тәкъдим ителгән, алар заманча технологияләр һәм инструментлар, тавыш һәм яктылык бергәлеге ярдәмендә кыска анимацион шедеврларга әверелгән.
Күргәзмә Казанда март аенда узды, анда 10 меңнән артык кеше булды.
Адрес: Оренбург тракты, 8, 1-нче номерлы павильон. Керү ирекле.
Urban games II Бөтенроссия урам уеннары (16+)
10-11-нче июль көннәрендә 10:00 сәгатьтән 22:00 сәгатькә кадәр «Урам» экстрим-паркында
Уеннарны ачу тантанасы 10-нчы июль көнне 15:00 сәгатьтә булачак. Уеннар программасында – 6 спорт төре буенча ярышлар: баскетбол ( 3х3 дисциплинасы), велосипед спорты (BMХ фристайл-парк, BMX узыш ритм-трек, BMX фристайл-флэт), спорт роллеры (скейт-кросс, роликлы тимераякта биеклеккә сикерү, фристайл-слалом), скейтбординг (урам, парк), бию спорты (брейкинг), һава-көч атлетикасы (воркаут). Барлыгы 63 комплект бүләк уйнатылачак.
«Урам» экстрим-паркында уеннар кысаларында шулай ук башка ярышлар да узачак: баскетбол буенча Red Bull half Court турниры, Red Bull Pump Track World Championship этабы, Street floorball league (3х3) флорбол турниры, «Урам» һәм «парк» дисциплиналарында скейтбординг буенча «Локомотив» Россия физкультура-спорт җәмгыяте беренчелеге, «Буги-вуги» массакүләм спорт дисциплиналарында акробатик рок-н-ролл буенча Бөтенроссия ярышлары. Паркта туклану зоналары оештырылачак.
Фестивальгә скутерлар, велосипедлар, роликлар, скейтлар, самокатлар (ярышларда катнашучыларның спорт инвентарьларыннан тыш), пыяла һәм калай, шулай ук 0,5 л күләмендә пластик савытта эчемлекләр, теләсә кайсы типтагы корал, янгын куркынычы тудыручы һәм пиротехник матдәләр яки эшләнмәләр кертү тыела. Объектка юл күрсәтүче этләрдән башка хайваннар кертелми. Тыелган предметларның тулы исемлеге сайтта бастырылган.
Адрес: Миллениум күпере янындагы мәйданчык. Керү бушлай. Тамашачыларга керү Кремль яр буе һәм Подлужная урамы ягыннан чынга ашырылачак.
Татар китабы йорты тыкрыклары буенча төнге экскурсия (16+)
10-нчы июль көнне 21:00 сәгатьтә Островский урамында
Островский, 15 адресы буенча урнашкан бина һәрвакытта да интеллектуаллар һәм иҗат зыялылары сыена торган урын булган. Бу йортның тарихы гаять бай, ә күпсанлы бүлмәләр һәм ишекләр лабиринтында адашу җиңел. Әлеге кызыклы бинаны биләгән Татар китабы йорты махсус төнге экскурсиягә чакыра, анда бу урынның бөтенләй башка тарихын белергә мөмкин булачак.
Килүчеләргә Вознесение урамындагы йортларга ия булган сәүдәгәрләр, бизәлешнең гадәти булмаган элементлары турында сөйләячәкләр, элиталы татар язучысының фатирын күрсәтәчәкләр һәм татар әдәбияты классикларының китапханәләре белән таныштырачаклар.
Адрес: Островский урамы, 15. Билет бәясе – 300 сум. Түләү Ш.Камал мемориаль фатиры булган татар әдәбияты тарихы музее кассасында башкарыла. Теркәлү сылтама буенча.
«Борынгы Чистай. Яңарыш» күргәзмәсе (0+)
25-нче июльгә кадәр А.М.Горький һәм Ф.И.Шаляпин музеенда
Күргәзмәдә Россия һәм Татарстан рәссамнарының эшләре тәкъдим ителгән. Май аенда рәссамнар Чистайдагы пленэрда ике атна дәвамында иске, революциягә кадәрге биналар, шәһәрнең зур тарихы булган күренекле урыннарын, шулай ук Чистай районының матур почмакларын ясаган. Пленэр тәмамлануга 60-тан артык картинадан экспозиция барлыкка килгән. Күпчелек эшләр тарихи белешмәләр белән бирелә: йорт кемнеке һәм кайчан булган, һәм ул нәрсә белән танылган.
Күргәзмә, шәһәр белән кызыксынуны алга сөреп, Татарстан буйлап сәяхәт итәчәк, аерым алганда, проектны Мәскәүдә һәм Санкт-Петербургта тәкъдим итәчәкләр.
Адрес: Горький урамы, 10. Эш режимы: сишәмбе, чәршәмбе, шимбә, якшәмбе –10:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр; пәнҗешәмбе – 12:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр; җомга – 10:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр. Керү билетлар буенча.
«Девчата» фильмын күрсәтү (0+)
10-нчы июль көнне 19:30 сәгатьтә Зәйни Солтан урамы скверында
Иске Татар бистәсендә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтеләчәк. Бу датага «Иске Татар бистәсендә гаилә киноканикуллары» проектының чираттагы киче багышланган. Зәйни Солтан урамы скверында совет кинематографы классикасы булган «Девчата» фильмын күрсәтү булачак. Моннан тыш, теләге булган кешеләр призлар уйнатылачак интерактивларда катнаша алачак. Ачык сәхнәдә гөсләче Наталья Эллер һәм укучы Любава Бакушина чыгыш ясаячак.
Адрес: З.Солтан урамы. Керү ирекле.
Холи буяулар фестивале (12+)
10-нчы июль көнне 17:00 сәгатьтә Кремль яр буенда
Фестивальгә уңай энергия белән корылырга һәм яхшы кәеф алырга теләүчеләрне чакыралар. Традицион һинд бәйрәме бүген бөтен дөнья буйлап уздырыла, фестиваль өчен һавага тарала торган кешеләр өчен куркынычсыз булган төрле төстәге буяулар кулланыла.
Адрес: Федосеев урамы, 1. Катнашу ирекле. Җыелу урыны – Кремль дамбасы астындагы мәйданчык.
«Яшел фитнес» проектыннан балалар фестивале (6+)
11-нче июль көнне 10:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр ART City торак комплексында
Яшь катнашучылар өчен зарядка, зумба, брейк-данс, күңелле стартлар оештырылачак. Шулай ук цирк артистлары чыгышлары булачак, балаларны татлы ризыклар белән сыйлаячаклар.
Адрес: Ершов урамы. Катнашу – бушлай. Сайтта теркәлү мәҗбүри. «Яшел фитнес» проектының бу ялларда үткәреләчәк башка чаралары сылтама буенча тәкъдим ителгән.
Савиново паркыннан Зәңгәр күлләргә кадәр велоэкскурсия (16+)
11-нче июль 16:00 сәгатьтә
Казансу елгасының үсеш стратегиясен эшләү буенча проект командасы активист Тимур Апелов белән бергә Савиново паркыннан Зәңгәр күлләргә кадәр веломаршрутны сынап карарга чакыра. Катнашучылар юлда өч сәгать үткәрәчәк һәм 20 чакрым юл үтәчәк. Старт – Чуйков һәм Гаврилов урамнары киселешендәге шлагбаум янында.
Адрес: Чуйков һәм Гаврилов урамнары чаты. Катнашу бушлай, теркәлү буенча.
Дима Ребусның «Инсоляция нормалары» күргәзмәсе (18+)
12-нче сентябрь 12:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр «Смена» заманча мәдәният үзәгендә
«Смена» заманча мәдәният үзәге Artwin Gallery белән берлектә Яр Чаллыда туган рәссам Дима Ребусның «Инсоляция нормалары» исемле шәхси күргәзмәсен тәкъдим итә.
«Инсоляция нормалары» – Ребусның Татарстандагы беренче шәхси күргәзмәсе. Күргәзмәдә рәссам соңгы 7 ел дәвамында иҗат иткән берничә сериядән торган эшләр тәкъдим ителгән. Бу проект рәссамның яңа эшләрен дә, ретроспектив серияләрен дә тәкъдим итәчәк, алар рәссам тарафыннан иҗат ителгән галәмнең мәгънәви элементлары эволюциясен күзәтергә мөмкинлек бирә.
Арес: Б.Шәһиди урамы, 7. Керү билетлар буенча.
*фотолар «Казан Кремле» Музей-тыюлыгы матбугат хезмәте тарафыннан тәкъдим ителде