Мошенниклар смс-хәбәрдән кодны сорый икән.
Фото: Денис Гордийко
«ТРда КФҮ» ДБУ директоры Ленара Мозаффарова аңлатуынча, яңа мошенниклык схемасы аферистларга РФ Дәүләт хезмәтләре порталында шәхси мәгълүматларга керү максатыннан код алу өчен кирәк. «Мошенникларга парольләрне бернинди сылтау белән дә бирергә ярамый. Белгечләр кодлар һәм парольләрне сорап телефон аша шалтыратмыйлар. Моннан тыш, алар учреждение эшчәнлеге логикасына туры килми», – диде ул.
Күп функцияле үзәкләр гариза бирүчеләрне генә кабул итә. Белешмәләр һәм документлар гариза бирүчеләргә почта адресына да, электрон адреска да җибәрелми.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан КФҮ колл-үзәге белгече ике очракта гына шалтырата ала: документның әзерлеге турында хәбәр итәргә һәм соңгы сорауга җавап бирү өчен өстәмә вакыт кирәк булган очракта гариза бирүчегә шалтыратырга кирәк булса.