Ханым акчаны мошенникларның «куркынычсыз счетлары»на күчергән.
Фото: Марат Мөгыйнов
31 нче гыйнварда хатын-кызның кесә телефонына билгесез кеше шалтырата һәм үзен банк хезмәткәре дип таныштыра. Ул зыян күрүчегә мошенниклар аркасында аның банк счетыннан акча күчерелергә мөмкин һәм аларны ашыгыч рәвештә «куркынычсыз счет»ка күчерергә кирәк, дип ышандыра. Зыян күрүче аферистка ышана һәм берничә көн эчендә барлык счетлардан җыелган акчаларны ала. Күпмедер вакыттан соң мошенник янә шалтыратып, барлык акчаларны да банкның «резерв счетларына» салырга кирәклеген аңлата. Үз сүзләрен раслау өчен, ул аңа Россия Үзәк банкының ялган кәгазьләрен җибәрә. Җинаятьчегә ышанып, ханым «куркынычсыз счет»ка 480 мең сум акча күчерә. Мошенник, күбрәк акча алып булуын аңлап, тагы элемтәгә кереп, акчаның тулы иминлеге өчен кредит рәсмиләштерергә кирәк, дип хәбәр итә. Җинаять корбаны янә ышана һәм чираттагы «резерв счетына» ярты миллион сум күчерә. Соңрак бу хакта зыян күрүченең туганнары белеп ала һәм шунда ук полициягә мөрәҗәгать итәргә кушалар.
«Хәзерге вакытта «Авиатөзелеш» полиция бүлегендә җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә», – дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте.
Мошенниклык очраклары ешаю аркасында, Россия Эчке эшләр министрлыгы халыкны игътибарлы булырга чакыра. Телефонга шалтыратучы билгесез затларга һәм сезнең туганнарыгыз турында мәгълүмат җиткерүчеләргә ышанырга ашыкмагыз. Шулай ук банк картасыннан акча күчерү очракларын булдырмас өчен, карта һәм андагы акчалар турында хәбәр итә алган бердәнбер оешма – аңа хезмәт күрсәтүче банк булуын истән чыгармаска кирәк. Әгәр карта белән нинди дә булса операцияләр үткәрүләренә шик бар икән, аны блокка кую турында СМС-хәбәр килсә, кичекмәстән банкка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Банкның клиент хезмәте телефоны, гадәттә, картаның икенче ягында күрсәтелә. СМС-хәбәрдә күрсәтелгән номерларга шалтыратып, хәбәр юлларга кирәкми, моның өчен өстәмә түләү алынырга мөмкин.