Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
22.02.2018, 13:28

Казанның админкомиссиясе электрон каралар өчен программа кертте

Электрон документәйләнеше суд приставлары хезмәте белән көйләнәчәк.

(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче февраль, Екатерина Виславская). Түләткән штрафларның яртысыннан күбрәге түләүле парковкалардан файдалану кагыйдәләрен бозу өчен язылган. Бу хакта Казан Мэры Илсур Метшинга структур бүлекчәләрнең традицион отчет бирү барышында Административ комиссияләрнең эшчәнлеген оештыру идарәсе җитәкчесе Гөлшат Гыйсмәтуллина хәбәр итте.

Барлык административ материалларны шәһәрнең өч административ комиссиясе карый: үзәк өлеш, елга арты һәм түләүле муниципаль парковкалар һәм машиналарны яшел зоналарда калдыру буенча махсус комиссияләр. 2017 елда 41,6 мең эш каралган, шуларның 20,7 меңе парковка кагыйдәләрен бозуга туры килә, 7,3 меңе – урамда сәүдә итү, 6,7 меңе – төзекләндерү кагыйдәләрен, 5,8 меңе – тышкы мәгълүмат урнаштыру, 14 – җир асты коммуникацияләре, 4 – урам яктыртылышы. Тагын 967 каралган материал муниципаль хокукый актларны үтәмәүгә багышланган. Узган елда хокук бозучылардан барлыгы 112,3 млн сум түләтелгән.

Идарә башлыгы сүзләре буенча, парковкалар тәртипләрен бозу очракларының күплеге әлеге юнәлештә эшне ныгытырга кирәклекне күрсәтә.

Штрафларны түләү системасы гадиләштерелә. Хәзер аларны ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре сйында гына түгел, охшаш федераль сайтта да күреп һәм түләп була. Казанлылар уңайлылыгы өчен штрафларны, административ комиссия утырышыннан соң, урында ук түләү мөмкинлеге карала.

Моннан кала, февральдән административ комиссия карарлары суд присталары хезмәтенә электрон рәвештә җибәреләчәк.

“Без яңа программа керттек. Ул карарларны электрон рәвештә чыгарып, почта бүлегенә җибәрергә мөмкинлек бирәчәк, - диде Г.Гыйсмәтуллина. – Хәзерге вакытта беренчел бурыч булып заказлы хатларны адресатка электрон формада җиткерү тора. Охшаш пилот проектлары Мәскәү һә Ростов өлкәләрендә инде кертелгән. 2018 елда без әлеге тшҗрибәне Казанда кертәргә планлаштырабыз”.

Г.Гыйсмәттуллна сүзләре буенча, салынган штрафлар суммасы күмергә мөмкин. Бу федераль һәм республика законнарына кертелгән үзгәрешләр белән бәйле: һәрбер хокук бозулар буенча диярлек кисәтү кебек җәза төре каралган. Мәсәлән, кече бизнес вәкиле берәр кагыйдәне беренче тапкыр үтәмәсә, аңа кисәтү генә ясалачак.

Фоторепортаж
Икътисади блокның Казан Мэры каршында хисабы
Барлык яңалыклар